Мәктәп учреждениесендә Универсиада почмагы булдырылачак.
(KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Совет районында (Ломжа урамы, 10) урнашкан “Юник” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасарлары Азат Нигъмәтҗанов һәм Ләйлә Фазлыева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, “Акташ” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов озата йөрде.
Газинур Әхмәтов “Юник” балалар бакчасының өч ай эчендә төзелгәнен сөйләде. Бакчага исемне учреждение хезмәткәрләре Казанда узган елгы зур чара – 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада истәлегенә багышларга булганнар.
Илсур Метшин төркемнәрне, хореография һәм спорт залларын, аш әзерләү бүлмәсен карап чыкты, шулай ук балаларны мәктәпкә әзерлек дәресендә булып чыкты.
Хөрмәтле кунаклар балалар бакчасында тәрбияләнәчәк балаларның әти-әниләре белән “Юник” ачылуы уңаеннан оештырылган концерт программасында катнашты.
Казан Мэры төзүчеләргә сыйфатлы башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде һәм Казанда “Бәләкәч” программасы буенча 18 яңа балалар бакчасы төзелгәнен искә төшерде.
“Аларның күбесен без социаль инфраструктурасы артта калган Азино микрорайонында салдык. Хәзерге вакытта микрорайонда балаларыбыз бәхетле үссен өчен барлык шартлар тудырылган”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Бәләкәчләребезне һәм әти-әниләрне яңа матур балалар бакчасы ачылуы белән тәбриклибез. Бу – 2013 ел программасы буенча гамәлгә кертелгән 3-нче балалар бакчасы. Ел ахырына кадәр ачылачак балалар бакчалары саны 28-гә җитәчәк. Балалар бакчаларын шәһәребезнең барлык почмакларында салабыз”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, Илсур Метшин балалар бакчасы “Юник” исемен йөртә икән, биредә, һичшиксез, Универсиада почмагы булдырылырга тиешлеген ассызыклады. Киләчәктә бакчага йөриячәк сабыйлар да әлеге халыкара чара турында белергә тиеш, дип саный шәһәр башлыгы.
“Юник” – учреждениеның исемендә спорт бар, шуңа күрә балалар бакчасы да спорт һәм сәламәтләндерү юнәлешендә булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм бакча мөдиренә спорт инвентаре сатып алуга сертификат тапшырды.