Казанга эвакуацияләнгән ленинградчылар сугыш һәм сугыштан соңгы чор Казанның сәнәгатен үстерүгә шактый зур өлеш керттегез, дип белдерде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
(KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Бүген башкалабыз Ратушасында тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл ветераннарын һәм блокадалы Ленинград балаларын хөрмәтләделәр.
Казан Мэры Илсур Метшин блокадалы Ленинград халкына котлаулар белән мөрәҗәгать итте. “900 сынау көне, сугыш дәһшәте, 900 каһарманлык көне сезнең җилкәгә төште, әмма сез бирешмәдегез. Сез бөтен илебез өчен батырлык һәм чыдамлылык үрнәге булып торасыз. Сез үлемне, фашизмны җиңдегез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Бүгенге көндә Казанда шул куркыныч чараларның 228 катнашучысы яши. Без сезнең белән горурланабыз һәм әлеге ерак һәм авыр еллардагы каһарманлылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Казанга эвакуацияләнгән ленинградчылар сугыш һәм сугыштан соңгы чор Казанның сәнәгатен үстерүгә шактый зур өлеш керттегез. Сез шәһәребезнең тарихын һәм мәдәниятен булдыргансыз. Без һәрвакыт Ватаныбызны саклаган, тылда эшләгәннәрнең каһарманлыгын истә тотачакбыз”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин һәм сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.
Санкт-Петербург Хөкүмәтенең карары белән Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүнең 70 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургның истәлекле билгеләре белән 58 кеше бүләкләнгән. Истәлекле бүләкләрне тапшыру тантанасын Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды. Бүләкләүдән соң кунакларга шулай ук Санкт-Петербургныд вице-губернаторы Ольга Казанскаяның рәсми котлавын тапшырдылар.
Фоторепортаж