Узган атна эчендә генә шәһәрдәге кар катламы 15 мм арткан.
(KZN.RU, 10-нчы февраль). Февральнең беренче 10 көне эчендә Казанда явым-төшемнең айлык нормасыннан 57% -ы яуган. Урамнарны кардан җыештыруга 600 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Узган атна эчендә генә шәһәрдәге кар катламы 15 мм арткан. Көчле кар яуган вакытта юлларны кат-кат җыештыру һәм бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү оештырылган. Шуның белән бергә шәһәрнең төп юлларыннан һәм магистральләреннән кар чыгару эше оештырылган. Узган атна дәвамында шәһәр хуҗалыгы шәһәрдән 57 мең тонна кар чыгарып түккән.
“Кыш башыннан барлыгы 57 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылды һәм 380 мең тонна кар чыгарылды. Көчле кар явуга карамастан, җәмәгать транспорт эше туктатылмады”, - диде И.Куляжев. Бүгенге көндә Казан урамнарын кардан чистартуга 467 юл эшчесе һәм 284 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Атна дәвамында йорт яны территорияләре чистартылган һәм түбәләр боз, кардан чистартылган. Көн саен йорт яны территорияләрен җыештыруда булган барлык урам җыештыручылар җәлеп ителгән.
“Соңгы мәгълүматка караганда, ишегалларының 75%-ы норматив хәлгә китерелгән, калган ишегалды территорияләре якындагы 2-3 көн эчендә тәртипкә китереләчәк”, - дип ышандырды ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
Түбәләрне кар катламыннан 120 кеше чистарткан. Атна эчендә авышлы түбәләрнең планлаштырылган саныннан яртысыннан күбрәге чистартылган.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин шәһәр хуҗалыгы хезмәтенең территорияләрне җыештыру өлешендә югары планка алганын билгеләде. Хәзерге вакытта, Мэр фикеренчә, аны тиешле дәрәҗә саклап, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту тора.