Казан Мэры законсыз урнаштырылган 500 киоск һәм павильонны, шулай ук “ящиклардан сату”ларны демонтажларга боерды.
(KZN.RU, 10-нчы февраль). Ике ел эчендә Казанда законсыз урнаштырылган 1,7 мең киосклар демонтажланган. Шулай да алар янә барлыкка килә, димәк, законсыз сәүдә белән көрәшне активлаштырырга кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шундый бурыч куйды.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов хәбәр иткәнчә, законсыз ваклап сату объектларын демонтажлау буенча актив эш 2012 елда башланган, ул вакытта мондый объектларның саны 3 меңнән артып киткән була. Шул ук вакытта аларның 70%-лабы – сыра һәм тәмәке эшләнмәләре булган азык-төлек кибете, 15%-ы – чәчәк кибетләре һәм 15%-ы – көнкүреш товарларын сату буенча объектлар.
Иван Кузнецов сүзләренә караганда, стационар объектлардан тыш алкоголь продукциясен тормышка ашыруны тыю өлешендәге законнар җыелмасын үзгәртү, шулай ук Казан шәһәре Думасы депутатлары тарафыннан расланган демонтажлауның гади төре һәм үз белдеклеге белән урнаштырылган объектларны күчерү һәм киткән чыгымнарга компенсация түләтү законсыз киоскларны бетерүгә китергән. “Процесс бозылды, әмма юкка чыгарылмады: шәһәрдә 500-ләп законсыз киоск һәм павильон бар”, - дип өстәде ул.
Тәртипсез урнаштырылган ваклап сату объектлары шәһәрнең тышкы кыяфәтен генә бозмый, шул ук вакытта шактый гына проблемаларны да үзенә җәлеп итә. Барыннан да бигрәк, продукция сыйфатына контроль булмау һәм аны тормышка ашыруда антисанитар шартлар сакланмауны әйтергә кирәк. “Моннан кала, ваемсыз эшмәкәрләр гомумйорт электр челтәрләренә законсыз рәвештә тоташалар, үзләренең чүпләрен якындагы йорт контейнерына ташлауны хуп күрәләр. Шуның бәрабәренә барлык чыгымнар да халык өстенә төшә”, - дип ачыклык кертте Иван Кузнецов. Шул рәвешле, һәрбер законсыз киоск халыктан көненә кимендә 50 кВт урлый, бу исә аена 5 мең сум диярлек.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, ваклап сату объектларыннан тыш, җәяүлеләр кичү урыннарында, тукталышларда, тротуар һәм яшел зоналарда оештырылган законсыз сәүдә дә җитди проблема булып тора. Илсур Метшин законсыз сәүдә булырга тиеш булмаганлыгы белән килешүен җиткерде һәм “базар янында кыярлы банка сатып торучы әбиләр – көрәш объекты түгел”, диде.
Шәһәр җитәкчесе ассызыклап үткәнчә, әлеге киоск һәм павильоннар бик кирәк булган урыннар бар, әмма аларның тышкы күренеше Татарстан башкаласына лаеклы рәвештә булырга тиеш. “Әгерҗедәге яисә Ютазыдагы тимер юл станциясендә дә андый тутыккан лареклар юк”, - дип билгеләде ул.
“Без кискларга каршы көрәшмибез, ә законсыз урнаштырылган объектларга һәм “ящиклардан сату” эшенә каршы көрәшәбез. 2013 елгы Универсиада алдыннан зур эш башкарылган иде. Без прокуратура белән уртак фикергә килдек һәм суд мәшәкатьләреннән башка гына законлы вариантны таптык, законсыз объектларны табу һәм демонтлажлау билгеләнде”, - диде шәһәр җитәкчсе, махсус булдырылган эшче төркемгә, барлык кызыксынучы ведомстволарга – инженерлык коммуникацияләре, күзәтчелек органнары, район администрацияләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашуында, алдагы эш буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
“Легаль булмаган эшмәкәрләр электр энергиясен һавадан түгел, конрет объектлардан урлыйлар. Узган ел күрсәткәнчә, уртак эш белән нәтиҗәләргә ирешеп була. 90-нчы елларда ящиклардан сату бара иде, эшсезлек, әмма 1992 елдан соң 21 ел узган. Казанда легаль булмаган 500 сәүдә объекты калган, аларны бетерергә кирәк һәм законсыз сәүдәне класс кебек юкка чыгару зарур”, - дип ассызыклады Мэр.