2013 елда Казанда 6 территорияне планлаштыру проектлары эшләнгән һәм расланган.
(KZN.RU, 10-нчы февраль). Казанга шәһәр төзү өлкәсенең яңа нокталарын эзләп табарга кирәк. Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Шәһәр төзү документациясен башкаруда һәм шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту эшчәнлеге хакында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сөйләде.
Татьяна Прокофьева билгеләп узганча, 90-нчы еллар – 2000-нче еллар башындагы нәтиҗәле булмаган нокталы төзелеш тәмамланган. Шулай итеп, 2008-2013 еллар дәвамында Казанда 18 территорияләрне планлаштыру проекты эшләп башкарылган, шуларның 6-сы 2013 елда эшләнгән. Т.Прокофьева хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә “Офицерлар бистәсе” территориясен планлаштыру проекты расланган, “Үзәк”, “Казансу елгасының иске үзәне һәм Бишбалта бистәсе”, “Юдино” территориясе проектлары эшләнә.
“Соңгы 6 ел эчендә, бөтен Совет чорына караганда да, территорияләрне планлаштыру проектларын күбрәк эшләвебез сөендерә”, - дип шәрехләде идарә казанышларын Илсур Метшин. “Шуның белән бергә Казанның территорияләрен планлаштыру документациясе эшләнмәгән вакыт та бар. Хәзерге вакытта без шул буталчык чорның нокталы төзелеш җимешләрен татырга мәҗбүрбез”, - дип ассызыклады Мэр.
Баш архитектор билгеләп узганча, 1995 елдан алып 2008 елга кадәр Казан территорияләрен планлаштыру документациясе финанслау булмау белән бәйле эшләнмәгән. “Инвесторларның алга таба кызыксынуларына һәм халыкның сатып алу мөмкинлегенә зур өметләр баглыйбыз. Безнең бурычыбыз – шәһәр төзү документациясенең тулы пакетын формалаштыру, төзелешкә капитал салырга теләүчеләр өчен җир биләмәләре хакында тулы мәгълүмат булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, шәһәр, республикабыз һәм илебез икътисадының үсеш темплары тулаем алганда әкренәя. Шуңа карамастан, шәһәргә яңа үсеш нокталары һәм аларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр табарга кирәк. “Универсиада кебек драйвер бүтән булмаячак, әмма торак, социаль инфраструктура - төзелеш комплексын үстерүне дәвам итәргә кирәк”, - дип ассызылкдаы ул.
Территорияләрне планлаштыру проектларын раслаудан тыш, Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе Казанның яңа генераль планын эшләү эшен дә алып бара. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда шәһәрнең 2007 елда кабул ителгән генераль планы гамәлдән чыга. Идарә генераль планны эшләүгә заказ урнаштыру буенча әзерлек эше алып бара.
Аерым алганда, концепция, шәһәр төзү биреме, топографик нигезгә заказ бирелгән, Казан шәһәре Башкарма комитетының генераль планын эшләү турындагы карары әзерләнгән.
Генераль планны эшләүне берничә елга бүлү планлаштырыла. “Хәзерге вакытта, финанслау мәсьәләсе хәл ителүгә, без Генераль планны эшләү конкурсын үткәрү өчен документларны әзерләүгә хәзербез”, - дип билгеләде Т.Прокофьева. Илсур Метшин Башкарма комитетның яңа җитәкчесе Денис Калинкинга Генпланны игътибар белән карап, аңа этаплап үзгәрешләр кертүне йөкләде.
Шәһәр башлыгы шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе базасында транспорт инфраструктурасын үстерү буенча махсуслаштырылган бүлек булдыру фикерен хуплады. Татьяна Прокофьева билгеләп узганча, әлеге юнәлешне нәкъ менә идарә базасында үстерергә кирәк.
Транспорт юнәлеше үз эченә транспорт челтәрен стратегик планлаштыруны, юлларны проектлаштыру һәм реконструкцияләү, трснпорт-күчерү төеннәрен урнаштыру һәм үстерү, җәяүлеләр юлларын һәм велотрассаларны проектлаштыру, метрополитенны үстерү һәм башка мәсьәләләрне ала.
Илсур Метшин гамәлдәге структураны үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.