Булачак табибларга төп таләп – чыгарылыштан соң биш ел дәвамында амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләү.
(KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казан дәүләт медицина университеты студентлары шәһәр җитәкчелегеннән уку өчен 50%-ны түләүгә грант ала алачак. Булачак табибларга төп таләп – чыгарылыштан соң биш ел дәвамында амбулатор-поликлиника челтәрендә мәҗбүри эш үтү. Мондый карар Казан шәһәре Думасының XXX сессиясендә кабул ителде.
ТР Сәламәтлекне саклау идарәсенең Казан буенча җитәкчесе Рамил Әхмәтов депутатларга соңгы биш елда сәламәтлекне саклау системасына финанс чараларының аз кертелмәгәнлеген җиткерде. “Клиникалар һәм җиһазлар модернизацияләнде, актив рәвештә яңа технологияләр кертелә. Шуның белән бергә шәһәрдәге сәламәтлекне саклау эшчәнлегенә квалификацияле хезмәткәрләрнең дефициты тискәре йогынты ясый, бу исә нәтиҗәдә медицина ярдәменең сыйфаты төшүгә китерә”, - диде Рамил Әхмәтов.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда табибларга 400 кешелек ихтыяҗ бар. Кайбер учреждениеләрдә кадрлар белән тәэмин ителеш 54%-тан да артмый. “Табиблар санының тискәре динамикасы пенсия яшендәгеләр урынына яңалар, югары уку йортыннан килүчеләр белән тигезләшмәвеннән дә тора”, - дип белдерде Мәгариф идарәсе башлыгы.
Казан медицина учреждениеләренә табиблар әзерләү буенча максатчан программа кадрлар проблемасын чишүнең бер юлы булып тора алачак. Аерым алганда, Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, Казан медицина университеты студентларына укуларының яртысын түләү өчен грант бирү кадрлар дефицитын юкка чыгаруның бер ысулы булачак.
“Казан дәүләт медицина учреждениесе белән килешү буенча, уку өчен түләү теркәлгән булачак һәм ул елына 109 мең сумны тәшкил итәчәк. Шулай итеп, бер табибның 6 еллык укуына түләүнең 50%-ы 327 мең сумны тәшкил итәчәк. Грант алучыларга төп таләп – чыгарылыштан соң биш ел дәвамында амбулатор-поликлиника челтәрендә мәҗбүри эш үтү. Максатчан квотада 15 урын булачак: 10 дәвалау факультеты һәм 5-се – педиатр бүлегенә. Бу исә кадрлар дефицитын әкренләп тулыландыруга ярдәм итәчәк. Мондый практика Россиянең күпчелек шәһәрләрендә кулланыла”, - дип билгеләде Рамил Әхмәтов.
Шәһәрлеләрнең сәламәтлекләрен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе, КДМУ ректоры Алексей Созинов киләсе биш елда аның югары уку йорты, алдагы биш ел белән чагыштырганда, 350 табибка күбрәк әзерләячәклеген билгеләп үтте. Шуңа да белгечләрне шәһәр поликлиникаларында урыннарын ныгытуга гарантия бирә торган өстәмә чаралар күрү бик тә яхшы.
Казан Мэры Илсур Метшин булачак табибларга булышудан кала, сәлаәмәтлекне саклау өлкәсендә эшләүче белгечләргә ярдәм итәрлек программалар да барлыгын искәртте. Мисал өчен, медицина хезмәткәрләре төрле торак программаларында катнашалар.
“Торак – бюджет өлкәсендә эшләүче күпчелек халык өчен төп мәсьәлә. Без моны күп тапкырлар күтәрдек, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Безнең табиблар, мисал өчен, социаль ипотека программасы буенча фатирлар алалар. Шуңа да карамастан, торак мәсьәләсе – нигез таш. Киләчәктә әлеге мәсьәлә үз чишелешен табар дип ышанып калабыз”, - диде Илсур Метшин.