Бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катншаты.
(KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бәхетле" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйповага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясенең камин залында узды, чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены ТР Президенты Указы нигезендә, күп еллар дәвамында уңышлы эшчәнлеге, халыкка хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә керткән җитди өлеше өчен бирелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Бәхетле” компаниясенә 15 ел тулганда, бүләкне тапшыру аеруча куанычлы. “Бәхетле” бүген – Россия дәрәҗәсендәге компания, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, Мөслимә Латыйпова җитәкчелегендәге “Бәхетле” компаниясе Казанда Универсиаданы уздыру кысаларында иң җитди бурычларның берсен үти алды – Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашучыларын иң югары дәрәҗәдә тукландыруны тәэмин итте.
“Сезнең эшегез зур хөрмәткә лаек”, - дип белдерде Татарстан Президенты, Мөслимә Латыйповага мөрәҗәгать итеп.
Белешмә
Мөслимә Хәбри кызы Латыйпова 1951 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча районы Клачи авылында туган. Дж.Сорос Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлаган. Сәүдә кусты директоры, ашханә мөдире, коммерция фирмасы җитәкчесе булып эшли.
1994 елдан – “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры. Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия” партиясе фракциясе әгъзасы. Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык, социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия әгъзасы.
ТР һәм РФ атказанган сәүдә хезмәткәре, “Ел менеджеры - 2002” россиякүләм конкурс җиңүчесе, “Ел җитәкчесе” республика конкурслары лауреаты. “Сәүдә кешесе - 2004” дипломы, “Хатыз-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе” (2008), “Слава России”(2004) ордены, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, Дуслык ордены белән бүләкләнгән.
Фоторепортаж
Видеорепортаж