Әлеге вазифага “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директорының элеккеге урынбасары Игорь Сивов билгеләнде.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Казан Башкарма комитеты Аппаратының яңа җитәкчесен бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә тәкъдим итте. Әлеге вазифага “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директорының элеккеге урынбасары Игорь Сивов билгеләнде.
Илсур Метшин билгеләп узганча, яңа җитәкче белән таныштыруда ихтыяҗ юк. “Игорь Вениаминович әле үзен 2007 елда Казанның Универсиадага заявка компаниясендә үк күрсәтте. Үзенең оештыру сәләтләрен мөмкин булган кадәр күрсәткән төп эш, һичшиксез, ул – 2013 елгы Универсиадага, аеруча Уеннарны ачу һәм ябу тантаналарына әзерлек”, - дип ассызыклады ул.
“Уңышлы үткәрелгән Универсиададан соң Игорь Вениаминовичка республикабыздан читтә дә шактый эш тәкъдим ителде, әмма андый кадрларны читкә җибәрмибез”, - дип белдерде Мэр һәм Игорь Сивовка эшендә уңышлар теләде.
Бүген шулай ук Казан җылылык челтәренең яңа директоры Рим Галиәхмәтов тәкъдим ителде. Аңа кадәр ул “Казан җылылык компаниясе” ААҖ генераль директорының җылылылык энергиясен реализацияләү буенча урынбасары вазифасында хезмәт иткән.
Белешмә өчен
Игорь Сивов 1980 елның 9 июнендә Казанда туа. 2002 елда ул “Халыкара мөнәсәбәтләр” белгечлеге буенча “ТИСБИ” идарә академиясен тәмамлаган.
10.2002-05.2008 –“ТИСБИ” идарә академиясе” студентлар клубының директор урынбасары (Казан)
22.05.2008-12.2011 – Казан шәһәренең “Бәйрәм программалары дирекциясе” МУП директоры.
10.2009-12.12.2011 – “Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директор урынбасары (берьюлы ике урында эшләү)
2014 елның 24 гыйнварыннан – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының җитәкчесе.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Ватан каршындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орден медале белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, малай тәрбиялиләр.