Балалар бакчасына ачуда Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин хөрмәтле кунаклар булган.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Бүген Казанның Мәскәү районында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 8-нче номерлы балалар бакчасы ачылган. Бакчаның беренче хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, шулай ук кунаклар арасында Казан Мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булган.
8-нче номерлы балалар бакчасы 2-нче номерлы татар гимназиясенең территориясендә 3 айда төзелеп җиткерелгән. Балалар бакчасын тәмамлагач, балалар нәкъ менә гимназиягә укырга күчәрләр, дип планлаштырыла. Шулай итеп, балалар бакчасы гимназия белән берлектә милли укыту үзәге булачак.
Хөрмәтле кунаклар бакча буйлап кыскача экскурсия караган, тәрбияләнүче балалар белән сөйләшкән, алар әзерләгән тамашаны караган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге.
«Миңа биредә булу бик тә шатлыклы, - дип мөрәҗәгать иткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бакчадагы балаларга һәм тәрбиячеләргә. - Әлеге белем үзәге бөтен республика өчен үрнәк булачагына ышанам».
ТР Президенты фикеренчә, мондый милли укыту үзәкләре татар гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов республикада балалар бакчалары төзү программасы, зур бюджет чыгымнарына карамастан, дәвам итәчәк, дип белдершән.
Яңа балалар бакчасына Р.Миңнеханов интерактив белем бирү комплексы бүләк иткән.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
(А)