"Россия чаңгы юлы - 2014"кә Казанда төп старт "Кояшлы" лагерендә биреләчәк
Күп кеше катнашындагы чаңгы йөгерешен үткәрү 2-нче февральгә планлаштырылган, әмма салкын булу сәбәпле, үткәреләчәк көн үзгәрергә мөмкин.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Традицион күп кеше катнашындагы “Россия чаңгы юлы”на старт Казанда быел өч мәйданда узачак. Төп старт Залесный бистәсендәге “Кояшлы” (“Солнечный”) лагере сәламәтләндерү лагере каршында оештырылачак. Бу хакта бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.
Ярышларның рәсми ачылышы Залесный поселогында көндезге 12-гә планлаштырылган. Моннан тыш, “Россия чаңгы юлы - 2014” тагын ике мәйданда – Идел буе районының Дубравная урамындагы урман-парк зонасында һәм Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта узачак.
Катнашучыларны теркәү 28-нче гыйнвардан башлап 1-нче февральгә кадәр Үзәк стадионда узачак. Мандат комиссиясенең эше иртәнге 10-нан башлап кичке 5-кә кадәр дип билгеләнгән.
“Синоптиклар фаразларына караганда, ялларда һава температурасы 25 градус салкын һәм аннан да түбәнрәк булачак. Мондый температурада күп кеше катнашындагы чаралар һавада үткәрү киңәш ителми. Әгәр салкын буса, “Россия чаңгы юлын” бер атнага кичектерәбез”, - диде Илгиз Фәхриев.
Казан Мэры Илсур Метшин ярышларны вакыт ягыннан күчерүне РФ Спорт министрлыгы вәкилләре белән киңәшләшеп эшләү кирәклеген билгеләде.