Чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Бүген Н. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференц-залында Казан (Идел буе) федераль университетының попечительләр советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, попечительләр советы әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Иң элек утырышны ачып җибәрер алдыннан Рөстәм Миңнеханов КФУ-ның фәнни һәм уку биналарын карап чыкты, шул исәптән, КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа кампусын (К. Маркс урамы, 74-нче йорт), әлеге институтның уку-лаборатор корпусын (Волков урамы, 18 нче йорт), геология һәм нефть-газ технологияләре институты (Кремль урамы, 4/5 йорты) белән танышты.
Попечительләр советы утырышының көн кадагына КФУ да биомедицина юнәлешенең үсеш стратегиясе; инженерлык юнәлеше үсеше; алдынгы дөньякүләм фәнни-белем бирү үзәкләре даирәсендә КФУның 2013-2020 нче елларга көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру программасын тормышка ашыру буенча чаралар планы; КФУның ботаник бакчасы җир биләмәләренә каралган салымны киметү; Кама инновацияле территориаль-производство кластеры өчен КФУ филиалы Алабуга институтының матди-техник базасын киңәйтү кебек мәсьәләләр чыгарылган иде. Алар буенча КФУ ректоры Илшат Гафуров хисап тотты.
Кереш сүз белән ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов, кичә ТР Мәгариф һәм фән министры белән сөйләшү барышында КФУның киләчәккә перспективалары турында сүз барганлыгын, уку йортына мөнәсәбәттә җитди бурычлар күздә тотылуын, моңа бәйле рәвештә, җитди структур үзгәртеп корулар кирәклеген билгеләп узды.
Илшат Гафуров докладының башында 25-26 октябрь көннәрендә илнең 15 университетының “юл картасы” презентацияләнүен искәртеп узды. 26 октябрьдә РФ әйдәп баручы университетларының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча совет утырышы узган. Утырышны Россиянең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов алып барган. КФУ совет тарафыннан якланган вузлар исемлегенә кергән. Якын арада федераль министрлык һәм КФУ арасында килешү имзалау ниятләнә. Ректор әйтүенчә, быел 992 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаларны кеше капиталына, интернационализация мәсьәләләренә юнәлтү күзаллана. Киләсе елга бюджет “Юл картасы”н яклау нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Дөньякүләм белем бирү рейтингы исемлегенә керү мәсьәләсендә дәүләт тарафыннан финанслауга КФУ ның “юл картасы” сайлау сынавын уңышлы узган. Ректор вузның 2020 нче елга кадәр үсеш стратегиясен эшләү эше барышында университетның барлык структур бүлекчәләре дә җәлеп ителүен билгеләп узды. “Тәвәккәл төстә үз югары уку йортыбызның үсеш программасын яклау нәтиҗәсендә без бу сынауны узуга ирештек. Бу безнең уртак җиңүебез. Шул рәвешле, 12 югары уку йорты йомгаклау этабына узды”, - дип билгеләп узды КФУ ректоры. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узу зарур: сайлау сынавында барлык вузларга да уңыш елмаймаган: Санкт-Петербург дәүләт электротехник университеты, Самара аэрокосмик институты һәм Ерак Көнчыгыш федераль университеты презентацияләре җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кире кайтарылган. Алар өчен март аенда кабаттан яклау оештырыла.
Илшат Гафуров әйтүенчә, төп күрсәткечләрне тормышка ашыру кысаларында, 2020 нчы елга университет 50 дән артык даими мегагрантка, югары класслы чакырылган 100 тикшеренүчегә, мөгаллим һәм тикшеренүчеләрнең 50 процентының чит илләрдә эш тәҗрибәсе булуына, бөтендөнья дәрәҗәсендәге 100 тикшеренү лабораториясенә, чит ил партнерлары белән берлектә эшләнгән 250 белем бирү программасына, Scopus и WoS базаларында елына 5 мең публикациягә, барлык студентларның 15 процент өлешенең чит ил студентлары булуына ирешергә ниятли.
Илшат Гафуров ассызыклаганча, 2012 нче елда биология факультеты базасында фундаменталь медицина һәм биология институтын булдыру һәм медицина белгечлекләре буенча белгечләр әзерләү, КФУ үсешендә мөһим этап булып, биология һәм медицина өлкәсендә бердәм фәнни-белем бирү киңлеген тудырырга мөмкинлек биргән.
Инфокоммуникацион технологияләргә килгәндә, ректор 2020 нчы елга визуализация һәм интеллектуаль эшчәнлек автоматизациясе, югары басымлы системалар, зур мәгълүмат базалары, нефть һәм газ чыгу урыннарын компьютерда модельләштерү, электрон хезмәтләр, суперсанаулар, метеор криптография кебек юнәлешләр үсешенә басым ясады. КФУ да инфокоммуникацион технологияләр үсешен без табигый мохит, био-, гео-, хемо-, квант информатикасы һәм физик криптография тикшеренүләре белән өзлексез элемтәдә күздә тотабыз, ди Илшат Гафуров.
Ректор сүзләренә караганда, университет бюджеттан тыш чаралар үсешенә һәм аларның диверсификациясенә, фәнни эшчәнлектән табышны арттыруга һәм чыгымнарны оптимизацияләүгә йөз тотачак. Фаразларга караганда, югары уку йортының кереме 6,7 млрд сумнан 2020 нче елда 16 млрд сумга кадәр артырга тиеш, ә фәнни-тикшеренү эшләреннән керемне 0,8 млрд сумнан 2,5 млрд сумга кадәр арттыру ниятләнә. Өстәмә финанслауда гомуми ихтыяҗ – 20,4 миллиард сум.
Илшат Гафуров чыгышында университет үсеше программасын бергәләп финанслау хисабына, вузга Волков урамы буенча бинаны тапшыру үтенече белән Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Искәртеп үтәбез, хәзерге вакытта РКБ-2 җир асты катында КФУ ның фундаменталь медицина һәм биология институтының уку-лаборатор корпусы урнашкан. “Республика һәм шәһәр иң заманча клиник-диагностик лабораторияләргә һәм Россия Фәннәр академиясе һәм республика клиникалары белән берләштерелгән күзәнәк биотехнологияләре үзәгенә ия булачак”, - ди ректор. Президент бу мәсьәләне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәләп хәл итүне йөкләде.
Докладының ахырында Илшат Гафуров ТР вице-премьеры – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновны һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны КФУның попечительләр советы составына кертү турындагы тәкъдимне яңгыратты. Утырышта катнашучылар бу тәкъдимне бердәм хуплады.
Утырыш кысаларында шулай ук математика һәм механика, фармацевтика, химия һәм нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм нефтегаз геологиясе өлкәләрендә яшь галимнәргә фәнни стипендиягә сертификатлар тапшырылды. 1 нче сентябрьдән 31 нче августка кадәр 19 кеше аена 15 мең сум күләмендә стипендия алып барачак.
Бүген шулай ук утырыш кысаларында КФУ һәм “Альфа-банк” арасында уртак “Альфа-Шанс” программасын гамәлгә ашыру турында, КФУ һәм Samsung ширкәте арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.
Төп докладтан соң КФУ хезмәткәрләрен бүләкләүдән гыйбарәт булган күңелле мизгелләр булды. КФУның филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының XX-XXI гасыр татар әдәбияты һәм белем бирү методикасы кафедрасы профессоры Тәлгать Галиуллинга ТР Президентының Рәхмәте ирештерелде. КФУ ның физика институтының теоретик физика кафедрасы профессоры Равил Нигъмәтуллинга “ТР атказанган фән эшлеклесе” исеме бирелде. Физика институтының гомуми физика кафедрасы профессоры Владимир Клочков “ТР югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды.
“Агымдагы ел башыннан бик зур эшләр башкарылган. Көчле университеттан башка республикабыз, илебезнең югары үсешенә ирешә алмаячакбыз. Без бик куәтле университетка ия булырга тиешбез. Товар җитештерүчеләр дә университетка йөз тотарга тиеш. Төбәк, федераль ярдәмнән, шулай ук бизнес булышлыгыннан башка бу бурычны хәл итүгә ирешеп булмый. Грант ярдәме белән кул сузучы барлык партнерлар да бу эшләрнең республикабыз үсеше бәрабәренә бик мөһим булуын аңларга тиеш”, - дип җөпләде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, республика башлыгы утырышта күтәрелгән тәкъдимнәр һәм программаның аерым пунктлары буенча ике атна эчендә җентекле эш үткәрергә күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
(А)