Бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 13-нче ноябрь). "Динамо-Казан" командасын 2013 елгы туплы хоккей буенча Россия Кубогы финалында җиңү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Җиңүчеләрне котлау Казан Кремленең тантаналар залында узды, чарада ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Без "Динамо-Казан" командасының туплы хоккей буенча Россия Кубогында җиңүенә чын күңелдән шат, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу бик күңелле вакыйга, бүген бөтен командаларның да шундый югары дәрәҗәдәге казанышлары юк. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мондый җиңүләргә ирешер өчен бөтен команда, тренерлар соствы, шулай ук клубның җитәкчелеге һәм иганәчеләре тырышып эшләргә тиеш.
"Бездә мондый клуб булуы белән без бик горурланабыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Тырышлыгыгыз белән сез безнең клубның илдә иң әйбәт икәнен исбатладыгыз".
Татарстан Президенты сүзләренчә, мондый җиңүләр Казанда 2013 елгы җәйге Универсиаданы уздырганнан соң бигрәк тә мөһим.
Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча "Динамо-Казан" клубы әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтләрен тапшырды.
"Фидакарь хезмәт өчен" медале белән "Динамо-Казан" командасының директоры Валерий Носов бүләкләнде.
"Татарстан Республикасы Атказанган физик культура хезмәткәре" исеме Россиянең Хоккейлы туп федерациясе вице-президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийга, "Динамо-Казан" командасының баш тренеры Владимир Янкога, "Динамо-Казан" командасының уенчылары Алексей Бушуевка, Лаакконен Сами Антти Юханига, команда капитаны Сергей Шабуровка бирелде.
Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" командасына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын һәм спорт инвентаре белән җиһазлар алуга 3 млн. сумга таныклык бирде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
(А)