Очрашу Казан Ратушасында үтте.
(KZN.RU, 13-нче ноябрь). Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна Романова белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин очрашты.
Очрашу шәһәр Ратушасында узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма Ратникова, Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, бөек княгиняның шәхси сәркатибе Александр Закатов, князь Вадим Лопухин катнаштылар.
Мария Владимировна Казан аны кояшлы һава торышы белән каршы алуын билгеләп үтте. Моңа кадәр Татарстан башкаласына ясалган визитлары белән бүгенге шәһәр арасында зур үзгәрешләр булуын җиткерде – шәһәрнең уңай якка үсешен ассызыклады. “10 ел эчендә Казанның шулай үзгәрә алуына ышанасы да килми”, - диде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында шәһәрдә шактый күләмдә эш башкарылганлыгын билгеләп үтте, шул исәптән тарихи үзәкне торгызу буенча да. Кыска вакыт эчендә генә дә Казанда тарихи әһәмияткә ия булган 307 бина торгызылганлыгын ассызыклап үтте.
“Халыкның уңайлы яшәеше өчен Казанда шактый үзгәрешләр ясалган”, - дип үзенең килешүен белдерде княгиня.
Мария Романова шулай ук Казанда берничә конфессияләрнең дустанә яшәүләренә дә соклануын белдерде. “Кешеләрнең бер-берләренә карата булган ихтирамын күреп, сөенәсең”, - диде ул.
“Бу – безнең иң кыйммәтле һәм кадерле әйберебез”, - дип куәтләде аның сүзен Илсур Метшин һәм Татарстан территориясендә 100-ләп халык һәм милләт вәкилләре яшәвен искәртте. “Мәчет һәм чиркәүләрнең, синагог һәм костелларның янәшә урнашуы Казанга килгән һәркемне дә шаккаттыра”, - диде И.Метшин.
“Баланс булуы яхшы, бер-береңә һәм башка халыкларга да ихтирам булуы күркәм. Бу – күпләргә үрнәк итеп куярлык күрсәткеч”, - диде, үз чиратында, бөек княгиня. Мария Романова шулай ук мондый хәерхаһлы мөнәсәбәтне кечкенәдән үк булдырырга кирәклеген ассызыклады.
Очрашу азагында яклар үзара бүләкләр биреште.