Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында лидерлыкны тотып килә.
(KZN.RU, 13-нче август). Октябрь ае нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округ регионнары башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингында янә беренче урынга чыккан.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә Илсур Метшинның октябрьдәге медиандексы 3484,33 пункт тәшкил итә, бу исә сентябрь күрсәткеченнән (3244,99 пункт) артыграк дигән сүз.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, медиандекс үсеше Казан Мэрының балалар өчен “Angry Birds” уен паркын шәһәрдә төзү өчен мөмкин булган урыннарны карау белән бәйлиләр. Шулай ук Илсур Метшин РФ спорт министры Виталий Муткога Казанның почетлы гражданины билгесен тапшырды. Моннан кала Илсур Метшин һәм ТР башкаласы делегациясе Җирле һәм төбәк лидерларының IV Бөтендөнья саммитында катнашты.
Икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (1293,73 пункт), өченчедә - Пермь шәһәр башлыгы Игорь Сапко (913).
Түбән Новгород җитәкчесе Олег Сорокин үзләрендәге алдынгы төбәк журналистларына биргән әңгәмәсендә вазифасында 3 ел булу уңаеннан төп нәтиҗәләрне чыгарды.
Пермь башлыгы Игорь Салко Кама елгасының яр буен реконструкцияләү буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында лидерлыкны тотып килә.