И.Метшин 108 хезмәткәрне шәхсән бүләкләде.
(KZN.RU, 13-нче ноябрь). Казан мэры Илсур Метшин XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү эшләрендә актив эшчәнлек күрсәткән шәһәребезнең төрле предприятиеләре, оешмалары, ведомстволары һәм хезмәтләренең белгечләренә бүләкләр тапшырды.
Тантанада Казанның Универсиада барган көннәре төшерелгән клип тәкъдим ителеп, мэр, дөньяның 5 кыйтгасыннан 162 ил вәкиле безнең, төрле һөнәр һәм вазифа иясенең, кимендә 5 еллык хезмәтебез нәтиҗәләрен бәяләде, ул нәтиҗәләр ил Президенты В.В.Путин һәм Хөкүмәте рәисе Д.А.Медведев, республикабыз Президенты Р.Н.Миңнеханов, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен тарафыннан югары бәяләмә алды, рәхмәтләргә лаек булды, дип искәртте.
Ашаган белми, тураган белә, дигән гыйбарә бар, чыннан да, биредә “тураганнар” – проектлаучы, дизайнер, транспортчы, чәчәк үстерүче, генераль директор, торак-коммуналь хезмәт өлкәсендәге һ.б. төр белгечлек һәм вазифа буенча эшләүчеләр, куркынычсызлык тәэмин итүче эчке эшләр органнары, көч структуралары хезмәтләре, сәламәтлек сагында торган табиблар, инглиз теленнән белем биргән укытучылар хөрмәтләнә. Казанда хезмәт күрсәтеп шомарган волонтерлар инде Сочи Олимпиадасында эшләргә тиеш. Универсиададан соң 3 ай узды, ә ул безне әле дә горурлык белән сөйләргә мәҗбүр итә, чөнки без бербөтен булып эшләдек, шуңа горурлыгы да уртак булды, шәһәребез, республикабыз, илебез өчен горурлык хисе бу. Универсиада шәһәребез тарихының алтын битенә әйләнде, ул FISU тарихына иң югары дәрәҗәдә уздырылган Универсиада буларак кереп калды, дип канәгатьлек белән сөйләде Илсур Метшин.
Музыкаль номерлар белән үрелеп барган тантанада 15 кешегә “Казанга мактауга лаек хезмәт иткән өчен”/”За безупречную службу Казани”\ хөрмәтләү билгесе, 54-енә Казан каласының Мактау грамотасы, 36-сына Мэр Рәхмәте, 3-есенә Мэрның Рәхмәт хаты кебек муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шәһәр башлыгы И.Метшин кулларыннан бүләкләрен кабул итеп алган 108 кешенең һәркайсы өчен үзләренә кагылышлы тантана мизгелләре аерым-аерым фотосурәткә төшерелде.
Тантаналы чара ахырында Айгөл Хәйри һәм Салават Табаев башкаруындагы “Queen” төркеменең “We Are the Champions” җыры инглиз, рус һәм татар телләрендә башкарылды.