Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан шәһәр башлыгы участок полицияләренә ноутбуклар тапшырды.
(KZN.RU, 15-нче ноябрь). Беломорск ур., 73 адресы буенча урнашкан хокук тәртибе саклау җәмәгать пунктларының (ОПОП) яңартылган эше белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе башлыгы Валерий Красильников һәм башкалар катнашты.
Элегрәк терәк пункт Химиклар урамындагы 45-нче номерлы йортта бер бүлмәле бинада урнашкан иде. Хәзер ОПОП һәм полиция территориаль пункты Беломорск ур., 73 адресы буенча урнашкан торак йортның беренче катында эшли. Элек монда Мәскәү районының Эчке эшләр идарәсе милиция бүлеге “Караваево” урнашкан булган. Гомуми мәйданы 175 кв.метрны тәшкил иткән бинага тиз арада ремонт ясау сорала иде. 2013 елда үткәрелгән эшләрнең бәясе 2,5 млн. сумнан артып китте.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Татарстан башкаласында барлыгы 88 хокук тәртибе саклау пункты эшли. Шәһәрнең күпчелек тәртип саклау пунктларының биналары әле күптән түгел генә эшләргә яраксыз булган начар биналарда урнашкан иде. Бүгенге көндә Казандагы барлык ОПОП-ларның яртысыннан күбесе норматив халәткә китерелгән. Аерым алганда, Киров һәм Мәскәү районнарында ремонтламаган килеш бары тик 2 хокук тәртибе саклау җәмәгать пункты калган. Дамир Фәттахов җиткергәнчә, киләсе елның язында алардагы эшләр дә ахырына җиткереләчәк.
Илсур Метшин гражданнарның вәкаләтле участок полицияләренә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре, җинаятьләрне ачу статистикасы турында кызыксынды. Территориаль бүлек полициясе башлыгы, полиция майоры Иван Николаев җиткергәнчә, ел башыннан бүлек участковыйлары гражданнардан 700-дән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Күп кенә мөрәҗәгатьләр җәмәгать транспортларындагы караклык очраклары һәм алкогольле эчемлек кулланган халәттә кылган җинаятьләргә кагыла. Теркәлгән җинаятьләрнең күпчелеге (бүлек буенча аларның гомуми саны ел башыннан 114-не тәшкил итә) тормыш-көнкүреш характерында. Бүлек тарафыннан теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саннынан 70-е ачылган, 52-се – территориаль бүлек хезмәткәрләре тарафыннан, калганнары – ЭЭМ һәм РФ ЭЭМ-ның Казан идарәсе белән берлектә.
Казан буенча ЭЭМ идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр иткәнчә, әлеге территориаль бүлек һәм ОПОП базасы нигезендә сынау проектын башлау планлаштырыла. Җәмәгать иминлеге комиссары эшчәнлеген җайлау аның максаты булып тора. Комиссарлар отрядлары, полиция хезмәткәрләре фикеренчә, җинаятьләрне ачуда һәм профилактика ясауда төп таяныч булырга тиеш.
“Халыкның иминлеге белән бәйле булган сорауларга әлеге кеше - комиссар –комплекслы җавап бирүен теләр идек. Бу хокук саклау эшчәнлегенә генә кагылмый”, - дип ачыклап үтте В.Красильников. Ул хәбәр иткәнчә, комиссарлар антитеррористик саклык өчен, экологик иминлек һәм башка бик күп әйберләргә җавап бирә. “Комиссар – участок полиция хезмәткәренә, район администрациясенә, шул ук административ-техник инспекциягә оператив рәвештә реакция белдерергә кирәк булган очракларны җиткереп, хәбәр итеп торучы кеше ул”, - диде РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе башлыгы.
Пилот, В.Красильников сүзләренә караганда, 5-6 территориаль бүлектә һәм ОПОП-та эшләнәчәк. Эксперимент уңышлы килеп чыккан очракта аны хокук тәртибе саклауның барлык җәмәгать пунктларына да таратырга кирәк булачак. Беломорск ур., 73 адресы буенча урнашкан ОПОП җәмәгать тәртибенең комиссары вазифасын отставкадагы подполковник милициясе Йосыф Мирзоев башкара.
Шәһәр башлыгы территориаль бүлек биналарын һәм ОПОП-ны карап чыкты, хезмәткәрләр белән аралашты. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, полиция хезмәткәрләре эше өчен тиешле шартлар булдыру – шәһәр хакимиятенең һәм республика ЭЭМ җитәкчелегенең максатчан сәясәте. “Җинаятьләрне ачу һәм профилактика ясау – бу бер мәсьәлә. Халык белән эшләү икенче мөһим эш булып тора. Сезнең хезмәтегездә монысы иң авырыдыр, мөгаен. Кешеләргә игътибарлы булуыгыз мөһим. Халыкның хакимияткә ихтирамы булуы зарур”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Килешүләр кысаларында ел ахырына кадәр тагы хокук тәртибен саклау органнарының 11 терәк пункты ремонтланачак, диде ул.
Шәһәр башлыгы ОПОП башлыгына 5 ноутбук алу мөмкинлеге бирә торган таныклык тапшырды, шулай ук барысын да 17-нче ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Участок вәкаләтле полицияләре хезмәте көне белән котлады. “Бәйрәм белән котлыйм һәм сезнең аша барлык участок полицияләренә дә рәхмәтемне җиткерәм, - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга. – Районда очрый торган барлык проблемалардан да үткенрәк булуыгызны телим. Без сезнең белән бер көймәдә, бер уртак эш башкарабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек телим һәм шәһәребездә тынычлык хөкем сөрсә иде”, - дип җиткерде И.Метшин.
Шуны да әйтергә кирәк, бу елда Татарстан башкаласында соңгы биш ел эчендә булган җинаятьләрнең иң аз саны теркәлгән. 2009 ел белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләр саны якынча ике тапкырга кыскарган һәм бу елның 9 аенда 15549 очрак булган. Җәмәгать урыннарында караклык очраклары (36%-ка), төрле вак низагълар (20%-ка), урлау һәм төрле хулиганлыклар (23%-ка) кимегән.