8-нче номерлы поликлиникага күптән көтелгән янкорма төзелде.
(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 8-нче номерлы яңартылган шәһәр поликлиникасының уңайлык һәм эшләү шартлары белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Медицина учреждениесе күптән түгел генә 2 мең кв. метрдан артык булган мәйдандагы яңа дәвалау-диагностик корпуска ия булды. Хәзер исә сыйфатлы амбулатор-поликлиник ярдәмне Дәрвишләр бистәсе халкы бер урында гына да ала алачак.
Шәһәр башлыгын ТР сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин, Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Совет районы башлыгы Рөстәм Гаффаров, 8-нче номерлы поликлиниканың баш табибы Фәрит Дәүләтшин озата йөрделәр.
Илсур Метшин дәвалау-диагностик үзәкне карап чыкты, табибларның гомуми практика үткәрү, электрокардиография кабинетларында булды, көндезге стационарны карады.
8-нче номерлы шәһәр покликлиникасы Совет районының 44 мең олы яшьтәге кешесенә һәм 9 мең сабыйга хезмәт күрсәтә. Тулаем алганда, поликлиникага бер сменада гына 300-ләп кеше йөри, табибларга кытлык булмаган очракта аларның саны 500-ләп булыр иде.
Поликлиниканың төп бинасы 1963 елда төзелгән. 2006 елда 320 кешегә исәпләнгән күппрофильле 8-нче номерлы шәһәр поликлиникасы ябылу сәбәпле, поликлиникага янкорма төзү карары чыккан. Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, яңа корпус төзелешенә тотылган чыгымнар 80 млн. сумны тәшкил иткән, шул исәптән – яңа медицина җиһазлары алуга – 6 млн. сум.
Поликлиниканың беренче катында инфекция блогы, профилактика бүлеге һәм тар белгечлекләр урнашкан. Икенче катта көндезге стационар һәм диагностика кабинетлары, өченчедә - гомумтабиб практикасы бүлеге. Бирегә шулай ук Кленовая урамыннан хатын-кызлар консультациясен күчерү планлаштырыла. Дүртенче кат административ блок һәм конференц-зал өчен каралган.
Терапевт табиблар белән аралашкан вакытта Илсур Метшин яшьләрнең мөрәҗәгате еш булу-булмавы белән дә кызыксынды: “Булган статистика буенча бездә халыкның 30%-ы сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Әмма спортчылар һәм тренерлар тарафыннан китерелгән мәгълүмат – бер эш, ә табиблар биргәне - икенче”, - дип билгеләп үтте ул. Гомуми практика табибы Фәридә Фәтхуллина фикеренчә, яшьләр ныгыган, медицина ярдәменә дә элекке вакытларга караганда сирәгрәк мөрәҗәгать итә икән.
Электрокардиография кабинетында Казан Мэрына ЭКГны төшерү, артериаль кан басымын үлчәү өчен кирәк булган яңа җиһазны күрсәттеләр. ТР сәламәтлекне саклау министры билгеләп үткәнчә, әлеге җиһазламаның уңай ягы шунда ки, ул – цифрлы. “Кирәк булган очракта барлык мәгълүматларны Республика клиник хастаханәсенә җибәреп һәм алдынгы белгечләрдән консультация алып була”, - дип өстәде ул. Сүз уңаеннан, элек поликлиникаларда ЭКГ ясау мөмкинлеге гомумән юк иде, тикшеренүләрне башка медицина учреждениеләрендә үтәргә туры килгән.
Яңа җиһазлар куллану аркасында медицина ярдәменең сыйфаты да үсте, авыруны иртә стадиядә билгеләү мөмкинлеге артты. Ультратавыш диагностикасы табибы Фәридә Алимова Мэрга киң тикшерүләргә үткәрергә сәләтле булган яңа заманча аппаратны күрсәтте.
Илсур Метшин сәламәтлекне саклауның модернизацияләнүе әллә кайдан күренеп торуын билгеләп үтте: “Тикшерү үтәр өчен чиратта торган кешеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне без әле хәтерлибез, хәзер исә Дәрвишләр бистәсендәге гади генә поликлиникада барлык кирәк булган җиһазлар бар, һәм бу бик тә сөендерә”, - дип билгеләде ул.
Яңартылган поликлиникадан халык та канәгать. Мэр белән аралашкан вакытта алар барлык табибларның һәм көндезге стационарның бер җирдә уңайлы урнашуларын билгеләп үттеләр. Шәһәр башлыгына рәхмәтләрен җиткереп, алар шулай ук балалар бүлеген дә бер түбә астына кертүләрен сорады. Хәзерге вакытта ул 3 урында урнашкан: биш катлы йортта, элеккеге балалар бакчасында һәм аерым ике катлы бинада. Илсур Метшин ышандырганча, сәламәтлекне саклау системасының модернизациясе кысаларында әлеге мәсьәлә дә чишеләчәк.
“Соңгы елларда Дәрвишләр бистәсендә медицина инфраструктурасын яхшырту уңаеннан күп кенә эшләр башкарылды. Бистәдә 3 фельдшер-акушерлык пунктлары, Нагорныйда амбулатория, Азинода балалар өчен зур поликлиника ачылды. Әлеге янкорма – шулай ук көтеп алынган объект, һәм без Дәрвишләр бистәсе халкына көндезге стационар булдыру турында сүз биргән идек, сүзебезне үтәвебезгә без бик шатбыз”, - дип йомгаклады сүзен Мэр.