Казан Мэры балалар сәнгать мәгарифе системасын модернизацияләү концепциясен хуплады.
(KZN.RU, 11-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Мәдәният идарәсе тарафыннан эшләнгән балалар сәнгать мәгарифе системасын модернизацияләү концепциясен хуплап чыкты. “Казан коллективларының “Битво хоров”, “Большие танцы” һәм башка рәсәйкүләм проектлардагы уңышлары “кинәт кенә” барлыкка килмәгән. Талантлы кешеләр бөтен регионнарда да яши, тик иң көчлеләр генә җиңү яулый, ә аларга балачактан ук ярдәм итәргә кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева балалар сәнгать мәгарифе системасының яңа проектлы-ориентир моделен тәкъдим итте. Биредә Казанда өстәмә белем алуның балаларны массалы җәлеп итүне сакларга ярдәм итүче һәм тиз үзгәрүчән технологияләр яссылыгында сыйфатлы сәнгати-эстетик хезмәтләр алу мөмкинлеген бирүче сыгылмалы системасын булдыру турында сүз бара. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1-нче сентябреннән Россиядә яңа федераль дәүләт таләпләре гамәлгә керде. Алар музыкантларның һәм рәссамнарның һөнәри белем бирүче өч баскычлы, “мәктәп-училище- югары уку йорты” системасында балалар сәнгате мәктәпләренең әһәмиятен арттыра.
Проектлы-ориентир модельнең иң мөһим өлеше булып Казанда балалар җыелма коллективларын барлыкка китерү һәм үстерү тора. Хәзерге вакытта Казанда 3 массалы коллектив булдырылган, анда шәһәрнең музыка мәктәпләрендә укучылар керә. Айгөл Горнышева сүзләренчә, җыелма коллективларның социаль билгеле проектларда катнашуы яшь музыкантлар өчен дә, музыка мәктәпләре өчен дә мөһим. “Җыелма коллективлар составында концертларда чыгыш ясау нәтиҗәсендә балаларда укуга кызыксыну артты, бу, әлбәттә, профильле уку йортларына укырга керергә теләүче абитуриентлар саны артуга да тәэсир итәчәк. Ә киләчәктә массалы коллективлар Казанның “визит карточка”сына әйләнергә мөмкин, үзләренең имидж дивидентларын шәһәргә китерсәләр, эмоциональ дивидентларын бөтен шәһәр халкына таратырлар”, - дип ассызыклады ул.
Казанның хор мәктәбе гореф-гадәтләрен яңартырга тиешле балалар җыелма хоры Казан музыка мәктәпләрендәге меңләгән укучыны берләштерде. Хор 9 Май, Сабантуй бәйрәмнәрендә һәм башка билгеле чараларда уңышлы чыгыш ясады. Яңа коллективның тагын бер уңышы булып яшь җырчыларның Россия балалар хоры җыелмасы составында 2014 елда узачак Кышкы Олимпия уеннарының ябылу тантанасында чыгыш ясавы торачак.
Халык авыз иҗаты ансамбленең төп составында 350 яшь музыкант тальян һәм курайда уйный. Айгөл Горнышева сүзләренчә, ачык старт алган проект татар халкының бердәмлеген саклап калу турындагы Республика программасына аваздаш килеп чыккан: аның максаты – милли башкаручанлыкның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру. Исегезгә төшерәбез, шәһәркүләм чаралардан тыш фольклор ансамбле Беренче каналның танылган “Играй, гармонь” тапшыруында да чыгыш ясады.
ТР Яшьләр симфоник оркестры – Мәдәният идарәсе һәм Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры уртак проекты. Айгөл Горнышева ассызыклап киткәнчә, классик симфоник оркестр составында гадәт буенча 30 төрле музыка коралы була, тик Казанның музыка мәктәпләрендә бары тик 5 белгечлек – скрипка, виолончели, флейта, кларнет һәм торба буенча гына укыту алып барыла. Хәзерге вакытта оркестрның балалар кыл төркеме составында Казан шәһәре музыка мәктәпләреннән 60 укучы бар. ТР Яшьләр симфоник оркестры халыкара дәрәҗәдәге чараларда катнашкан. Алда – “Достояние Республики” проекты кысаларында оркестрның презентация концерты, Россия актеры Константин Хабенский һәм танылган пианист Денис Мацуев белән уртак проектлар.
Җиңүнең 70 еллыгына Казанда дүртенче җыелма коллектив формалаша. Ул – балалар тынлы оркестры. “Без шәһәр паркларында тынлы оркестрлар уйнаган вакытларны искә төшереп сагынабыз... Соңгы елларда Казанда шәһәр скверларын үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Шуның белән бәйле рәвештә гореф-гадәтләрне, паркларда тере музыка уйнаган вакытларны яңарту турындагы хыяллар эфемер түгел дип уйлыйм. Һәм без коллективыбыз Җиңү юбилеена лаеклы әзерләнер һәм үзенең чыгышы белән бәйрәмне бизәр дип ышанабыз”, - дип ассызыклады Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Айгөл Горнышева хәбәр итүенчә, яңадан барлыкка килгән коллективлар әлегә бары тик сәнгать җитәкчеләре энтузиазмында гына тора, тик проектларның сыйфатлы функцияләнеше һәм үсеше өчен кайбер оештыру һәм матди мәсьәләләрне хәл итү кирәк.
Шул рәвешле яңа модель Шәһәр ресурс үзәген булдыруын таләп итә. Үзәк штатының нигезен күптән түгел музыка мәктәпләрендә булган оптимизация нәтиҗәсендә барлыкка килгән ставкалы методистлар тәшкил итәр, дип планлаштырыла. “Без бу елдан сәнгать мәктәпләрендә федераль дәүләт таләпләре кертелгәннән соң әлеге үзәккә аеруча да мохтаҗ”, - дип ассызыклады Айгөл Горнышева. Моннан тыш, җыелма коллективларга музыка кораллары һәм концерт костюмнары белән тәэмин ителеп бетерелер өчен 4,085 млн. сум акча кирәк.
Илсур Метшин балалар җыелма коллективларын үстерү идеясын яклап чыкты: “Кызганычка, безнең тормыш шәхсилек кагыйдәләренә өстенлек бирә – һәркем үзе өчен, ә биредә, башка командалы спорт төрләре кебек “иңне-иңгә” хисләре бар, ә бу бик мөһим. Командада эшләп бөтенләй башка максатларга һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - дип ассызыклады Мэр.
Шәһәр башлыгы илебез һәм республика җитәкчелегенең, бизнес-компанияләр һәм оешмалар, шәһәр халкының 2013 елгы Универсиадага әзерләнүдә һәм үткәрүдә уңышлы командалы эшчәнлеген искә төшерде. “Ә спорт командаларында, КВН командаларында, югары уку йортлары һәм мәктәп коллективларында уникаль хезмәттәшлек яңара. Моңа зур игътибар бирү һәм әлеге коллективларга ярдәм итү мөмкинлеге табу мөһим”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Мэр Казанда Шәһәр ресурс үзәген булдыру мөмкинлекләрен карап чыгарга кушты, шулай ук балалар җыелма коллективларын гына түгел, ә шәһәрнең бөтен музыка мәктәпләрен дә кирәкле музыка кораллары белән тәэмин итү һәм кораллар комплекты мәсьәләләрен хәл итүнең мөһимлеген ассызыклап үтте.
“Безнең балалар бик шәп бии, җырлый һәм сәхнәдә үзләрен иркен тота. Юкка гына Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарының, Универсиада паркындагы, Универсиада авылындагы бөтен мәдәни чараларның 97%-ын без үз көчебез белән үткәрмәдек. Без балаларга өстәмә белем бирүгә һәрвакыт зур игътибар бирә идек. Һәм, акчаның һәрвакыт бар нәрсәгә дә җитмәвенә дә карамастан, әлеге игътибар кимемиячәк.