Заявка бирү кампаниясендә Казан белгечләре дә актив катнашты.
(KZN.RU, 11-нче ноябрь). Красноярскиның 2019 елда кышкы Универсиаданы үткәрү хокукын алу өчен бирелгән заявкасы шулкадәр көчле булды ки, ул хәтта кандидатларны карау вакытына кадәр үк көндәшләренә бернинди дә мөмкинлек калдырмаган иде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә Бельгиядә узган утырышта Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) башкарма комитеты әгъзалары 2019 елгы кышкы Универсиаданың Россиянең Красноярски шәһәрендә узачагы турында карар кабул иттеләр.
Илсур Метшин Себер шәһәрендәге хезмәттәшләрен әлеге җиңүләре белән котлады. Ул Казандагы һәм Татарстандагы белгечләрнең әлеге сайлап алу процессы артыннан игътибар белән генә күзәтеп калмыйча, ә “башыннан алып ахырга кадәр аның эчендә булуларын” ассызыклады. “Красноярски өлкәсе губернаторы соравы буенча, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча безнең команда тулысынча эшкә чумды. Без безнең Уеннарга әзерлек вакытында җыелган тәҗрибәләребез белән уртаклаштык. Безнең кайбер белгечләребез, әлеге сүзнең тулы мәгънәсендә әйткәндә, заявка бирү компаниясе әзерләнгән Красноярски һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәде”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Красноярскиның заявкасы шулкадәр көчле булуын, көндәшләргә әз генә дә мөмкинлек калдырмавын ассызыклады. “Алып баручы әйткән кебек – көндәшләр юлдан “очты”, - диде Казан Мэры. –Финишта бер кандидаттан сайлап алдылар дисәң дә була”.
“Тик бу җиңүнең бәясен әз генә дә төшермәде”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. “Красноярскида гаҗәеп зур эшләр башкарылды, шәһәрдә әле күп нәрсәләрне ясыйсы бар. Тик нәкъ менә шушындый инфраструктур проектлар ярдәмендә шәһәрләр үзгәрә, яңара”, - дип йомгаклады И.Метшин.
Ул шулай ук Красноярскида узачак кышкы Универсиада программасына өстәмә спорт төре буларак туплы хоккей кертелүен ассызыклады. Әлеге спорт төрендә, гадәт буенча, Татарстан башкаласы югары урыннарны алып тора, шушы көннәрдә “Динамо-Казан” командасы чираттагы мәртәбә Россия Кубогын яулады.