ISEM бүләкләре Казанны яңа үрләргә әйди, дип саный И.Метшин.
(KZN.RU, 11-нче ноябрь). Узган атнада Казан яулап алган ISEM бүләкләре Татарстан башкаласының спорт өлкәсендәге казанышлары буенча югары планкасын гына сакларга түгел, ә инде яңа үрләргә омтылырга мәҗбүр итә. Әлеге фикерне бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, 6-нчы ноябрьдә кичке якта Лондонда “International Sports Event Management Awards-2013” (ISEM) – спорт менеджменты өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырылган иң дәрәҗәле халыкара премиянең 7-нче бүләкләү тантанасы узды.
Бу елның июлендә Халыкара җәйге Универсиаданы уздырган өчен Казан дөньяда халыкара спорт чараларын үткәрү өчен иң яхшы урын буларак ”Highly recommended sport city “ дип аталган махсус бүләккә лаек булды. Шулай ук Казан Универсиадасы “Иң инновацион вакыйга” һәм “Чара образы” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. “Иганәчеләр белән иң яхшы хезмәттәшлек” номинациясендә бакыр бүләк Универсиада партнеры –“PricеwaterhouseCoopers” компаниясенә эләкте.
Бүген аппарат җыелышында шәһәр башлыгы хезмәттәшләрен Казанның шундый дәрәҗәле бүләкләр алуы белән котлады. “Бу – безнең сезнең белән уртак хезмәтебез, безнең Президентыбыз Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендәге Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез эшчәнлеге нәтиҗәсе”, - дип ассызыклады И.Метшин.
“2013 елгы Универсиада медальләр алып килүен дәвам итә. Лондон, Дубай, Окленд кебек шәһәрләр белән беррәттән, без халыкара спорт башкаласы буларак танылдык һәм теләсә нинди типтагы бөтен халыкара ярышларны уздыру урыны буларак тәкъдим ителдек”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләренчә, җиңүчеләрне Халыкара олимпия комитеты вице-президенты Крейг Риди җитәкчелегендәге сайлап куелган комиссия билгеләгән.
“Ресторанда нинди дә булса ризыкны килүчеләрнең мактавы бер хәл, ә аны дөньякүләм дәрәҗәдәге шеф-поварлар иң яхшысы дип тапса – бөтенләй башка нәрсә. Без үзебезнең хезмәттәшләребездән ярышларны уздыруның бөтен аспектлары буенча да диярлек бик күп җылы сүзләр ишеттек”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы бүләкнең сөендереп кенә калмавын, ә күп нәрсәгә мәҗбүр итүен дә ассызыклады. “Әлеге югары планканы без саклап калырга гына тиеш түгел, ә чын профессионал спортчылар, чын команда кебек алга таба барырга, яңа үрләр яуларга тиеш”, - дип йомгаклады Илсур Метшин һәм алда Казанны спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты көтүен искә төшерде.