Киләсе Уеннар үтәчәк шәһәрнең танымаслык булып үзгәрүенә мин бик шат.
(KZN.RU, 11-нче ноябрь). 2014 елгы Олимпия уеннары башкаласы бик нык үзгәргән һәм халыкара спорт форумын уздырырга әзер. Шундый фикерне бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Шәһәр башлыгы үзенең берничә көн алдан гына Сочида Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәргән җыелышта булуын хәбәр итте. Җыелышта катнашучылар 2014 елгы Олимпиадага әзерлек эшләре барышы белән дә танышкан. “Мин илебез Олимпиаданы нинди дәрәҗәдә каршы алачагыннан позитив шок хәлендә кайттым. Моңа кадәр кышкы Олимпиадаларда андый нәрсә күргәнем юк иде”, - дип күтәренке рухта шәрыхләде Мэр.
Илсур Метшин сүзләренчә, бөтен спорт объектлары да әзер, аларда алдан тикшерү ярышлары үткәрелгән. “Мин Сочиның элек нинди булуын хәтерлим. Бүген исә шәһәрне бөтенләй танырлык түгел”, - диде Казан Мэры.
“Бүген Сочида булган нәрсәләр массакүләм мәгълүмат чаралары язган һәм сөйләгәннәргә бер дә туры килми”, - дип дәвам итте И.Метшин. Татарстан башкаласы башлыгы Сочида яңа юллар, аэропорт төзелүе, шәһәрдә “купшы төзекләндерү” булганын хәбәр итте. “Әлбәттә, Сочида берникадәр проблемалар да бардыр, тик шундый глобаль проект гамәлгә ашырылганда, аларсыз да булмый”, - дип үз фикерен җиткерде И.Метшин.
“Мин чын күңелдән үземнең Сочидагы хезмәттәшләрем өчен шатландым. Алла боерса, бу иң яхшы Олимпия уеннары, ә безгә илебез белән горурланыр өчен зур сәбәп булачак”, - дип йомгаклады И.Метшин.