Шәһәр башлыгы фикеренчә, алар яңа балалар бакчасы төзелешен башыннан ук күз уңында тотарга тиеш
(KZN.RU, 8-нче ноябрь, Таисия Башаркина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин яңа салына торган балалар бакчаларын караганда мөдир кандидатураларын билгеләүне тизләтергә кирәклеген искәртте. Бу подрядчыларны Башкарма комитет кына түгел, ә мәктәпкәчә учреждениенең “хуҗалары” да контрольдә тотсын өчен кирәк.
Ул “Бәләкәч” программасын тормышка ашырганда барлыкка килгән тәҗрибә турында да искә төшерде: “Ул вакытта төзелеш барышын мөдирләр дә күзәтте һәм үзләренең бакчалары турында бар нәрсәне дә белеп тордылар. Бу яхшы тәҗрибә булды”, - диде Мэр.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин Казанда яңа балалар бакчаларына мөдир вазифасына конкурс 1 ноябрьдә игълан ителде, дип белдерде. Бүгенге көндә 18 претендент гариза биргән. Гаризалар 30-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алар арасында яшь, әмма тәҗрибәле белгечләр күп.
Илсур Метшин Ломжа урамында салына торган 120 урынга исәпләнгән мунициапль балалар бакчасын төзү темпларын уңай бәяләде. Соңгы тапкыр Казан Мэры биредә октябрь урталарында булган иде. Бу вакытта фундамент өчен бетон салу эшләре бара иде. Хәзер подрядчылар инде бинаның беренче катын күтәргәннәр, икенче катка кирпеч салалар. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, “Ак таш” ААҖе икенче катка кирпеч салу тәмамланганнан соң периметрны ябуга керешәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2013-нче елда республикада мәктәпкәчә учреждениеләргә булган чиратны бетерү программасы кысаларында 7 балалар бакчасы салу планлаштырылган. Яңа биналар салу өчен Шамил Усманов, Чыңгыз Айтматов, Ломжа, Гаврилов, Бондаренко, Әбсәләмов, Чистай урамнарында җир бүлеп бирелгән. 7 балалар бакчасы 840 балага исәпләнгән (Һәрберсендә 120-шәр урын). Программа кысаларында планлаштырылган җиде балалар бакчасының өчесе Азинода төзеләчәк.