Уеннарны үрнәк дәрәҗәдә оештыру спорт мененджменты өлкәсендә өч ISEM халыкара премиясенә лаек булды.
(KZN.RU, 7-нче ноябрь). 6-нчы ноябрь көнне кич белән Лондонда «International Sports Event Management Awards-2013» (ISEM) дип исемләнгән спорт мененджменты өлкәсендә иң дәрәҗәле премияне 7-нче тапкыр тапшыру тантанасы булды.
Быел июль аенда Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздырган өчен, Казан Лондон, Дубай һәм Окленд шәһәрләре белән беррәттән, халыкара спорт вакыйгасын үткәрүдә иң яхшы урын буларак, «Highly recommended sport city» махсус бүләгенә лаек булды.
Казанда узган Универсиада шулай ук “Иң инновацион вакыйга”, “Чара образы” номинацияләрендә җиңүче булды, “Спонсор белән иң яхшы хезмәттәшлек” номинациясендә бронзага Универсиада партнеры «PricеwaterhouseCoopers» компаниясе лаек булды.
Бүләкләрне тапшыру һәр ел саен Халыкара ISEM һөнәри конференциясе кысаларында бара. Биредә бөтен дөньядан җыйналган спорт мененджерлары тәҗрибә алмаша. Конкурсның җиңүчеләрен спорт федерацияләре, оештыру комитетларын үз эченә алган жюри ачыклый.
Быел конкурска АКШ, Бөек Британия, Франция, Швеция, Швейцария, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән 100 дән артык гариза бирелгән. 2013 елгы номинантлар арасында Футбол буенча FIFA Конфедерациләр кубогына ярышлар оештыручы, UEFA чемпионнар Лигасын, Зур шлем (Большой шлем) турнирларын (Уимблдон, Бөек Британия) һәм Дэвис кубогын, Катарда һәм Дубайда тенис кубокларын, фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатын һәм башка зур спорт проектларын тормышка ашыручылар бар иде.
2012 нче елда спортта “Иң инновацион вакыйга” премиясенә Австриянең Инсбург шәһәрендә үткән I UEFA яшьләр кышкы олимпиадасы лаек булганлыгын, ә “Чара образы” номинациясендә җиңүче итеп Украина, Польшада узган UEFA «Euro 2012» танылуын искәртеп китү дә зарур.
Бүләкне кабул итеп алганда Казан Мэры Илсур Метшин Казанның дөнья дәрәҗәсендә спорт шәһәре булып танылуының зур әһәмияткә ия булуын белдерде: “Универсиада белән бәйле рәвештә Казанда, һәркемгә үз сәламәтлеге турында кайгыртырга мөмкинлек бирә торган, искиткеч спорт ифраструктурасы булдырылды. Безнең кунакчыллыгыбыз һәм тарихта иң яхшы Бөтендөнья студентлар уеннары уздырырга омтылуыбыз белгечләр тарафыннан югары бәяләнүгә без бик шат. Безнең шәһәр өчен спорт мененджменты өлкәсендә бу соңгы бүләк булмас, чөнки алдагы биш елда әле безнең югарый рейтинглы, зур спорт чаралары үткәрәсебез бар. Шул исәптән, 2015 нче елда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 нче елда Конфедерацияләр кубогы, 2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты бездә узачак. Бездә Универсиада үткәрү барышында тиңдәшсез тәҗрибә туплаган яхшы команда эшли. Без Казанда зур спорт форумнары үткәрергә әзер”, - дип белдерде Илсур Метшин үзенең чыгышында.
Халыкара Студентлар спорты федерациясе дә (FISU). Казандагы Универсиаданы оештыручыларның хезмәте югары бәяләнүе турындагы яңалыкны хуплады. Оешманың генераль секретаре Эрик Сайнтронд сүзләренә караганда, Студентлар уеннары беренче тапкыр шундый зур бүләккә лаек булды.
“Беренче чиратта минем Казандагы коллегаларыбызны котлыйсым килә. Алар бу бүләккә, һичшиксез, лаек, чөнки алар, чыннан да, Универсиаданы елның иң мөһим вакыйгасына әйләндерделәр. Уеннар искиткеч узды, оештыручылар төрле юнәлешләрдә камилеккә иреште. Универсиада медиа чараларда яктыртылды, туристларда һәм тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Белгечләр бәяләмәсенә кушылып, минем Универсиада вакытында Казанның искиткеч күренешен атап үтәсем килә. Ул һәркемдә гаҗәеп бәйрәм кәефе тудырды. Инде хәзер үк Казан студентлар спорты тарихы битенең яңа битен ачты дип ышанып әйтергә була”, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 6 – 17 июль көннәрендә Казанда узган XXVII 2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада Халыкара студентдлар спорты федерациясе тарафыннан тарихта иң яхшысы дип билгеләнде. Анда барлыгы 12 мең спортчы һәм 160 илдән килгән делегация катнашты.
Универсиадада 64 төп объект эшләде, алар арасында 49 спорт корылмасы. Уеннарны 110 илдә трансляцияләделәр. Универсиаданың гомуми телеаудиториясе 3 млд. кешене тәшкил итте. Ярышларга 800 меңнән артык билет сатылды.
Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү эшләренә, оештыру комитетын башлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Спорт министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте җитәкчелек итте. Универсиада үткәрү өчен “Казан 2013” Башкарма дирекциясе оештырылды. Уеннар барган көннәрдә 5 мең кешелек персонал эшләде, аларга 20 мең волонтер ярдәм итте.