Очрашу вакытында шәһәр башлыгы юбилярларга күптән көтелгән бүләк - баян тапшырды
(KZN.RU, 5-нче ноябрь, Таисия Башаркина).Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин “Ивушка” ветераннар халык вокаль-хореографик ансамблен 30 еллык юбилейлары белән тәбрикләде. Бәйрәм чарасы элеккеге “Урицкий” исемендәге мәдәният йорты, хәзерге “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә узды.
Илсур Метшин хорның иҗат коллективы белән соклануын белдерде. “Бу кешеләрне өлкәннәр дип әйтергә тел дә әйләнми. Сезнең күзләрегез яшь, тавышларыгыз моңлы, сезнең җырларыгыз һәр йөрәккә барып җитә”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр үз чыгышында.
“Ивушка” сугыш һәм хезмәт ветераннары рус җырлары хорына 1983 нче елда нигез салына. Бу Татарстанда бердәнбер автор коллективы, аны композитор Владимир Белоусов җитәкли. Ул Казан консерваториясендә “хор дирижеры” белгечлеге алган һәм “Умарина” мордва дәүләт җыр һәм бию ансамлендә баш хормейстер булып эшләгән.
Хорның репертуарында Идел буе халыкларының Бөек Ватан сугышы чорына караган һәм Татарстан композиторларының җырлары. Ветераннар хоры төрле конкурсларда һәрдаим призлы урыннар яулап килә. Мәсәлән, хор “Казан” телерадиокомпаниясенең “Тебе мой город”, “Казан – уртак йортыбыз” район фестивалендә җиңүче. Шулай ук, коллектив Җиңү көненә багышланган Бөтенсоюз конкурсында лауреат булды, Казанның 1000 еллыгына багышланган хорлар конкурсында беренче урын алды.
“Ивушка” хоры Республикада гына түгел, ә ананн читтә дә чыгыш ясый. Хор Россиянең Әстерхан, Санкт-Петербург, Волгоград, Саратов, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдә булган. 5 июльдә бу коллективка “Ветераннар хоры” юнәлешендә “Халык үзешчән ансамбле” исеме бирелде.
Ансамбльнең юбилее алдыннан хор җитәкчесе Казан Мэрына үзләренең төп проблемаларын – профессиональ музыка коралы алуны хәл итүне сорап мөрәҗәгать итә. “Баян безгә эш өчен кирәк. Безнең аудиториябез республикада яшәүче, кыйммәтле концертларга йөрергә мөмкинлекләре булмаган кешеләр. Без үз тамашачыларыбызга гади эш көннәрендә бәйрәм ясыйбыз. Бик күп концертларны бушка оештырабыз. Яхшы сыйфатлы рус һәм татар җырларын тыңлау мөмкинлеге булганга, безне бөтен кеше дә яратып кабул итә. Оятыбызга каршы, без 1975 нче елгы мәктәп баянында уйнарга мәҗбүрбез. Илсур Рәис улы, Сездән башка ярдәм сорар кешебез юк”, - дип язылган В.Белоусов мөрәҗәгатендә.
Шәһәр башлыгы бу сорауга битраф калмыйча, хор җитәкчесенә күптән көтелгән бүләкне тапшырганда, әлеге хор белән беренче тапкыр гына очрашмавын әйтте. “Без рус җырлары хоры белән әле Универсиада вакытында Мәдәният йортында булганда таныштык. Ишек артында аларның шук тавшларын ишетеп кереп карага булдык һәм тагын бер очрашырга килештек. Кызганычка каршы, Студентларның җәйге уеннарына әзерлек безнең күп кенә планнарның вакытын үзгәртте. Мин бу очрашуга килеп чыга алуыма һәм сезнең белән бергә барлык өлкән буынга хөрмәтемне һәм соклануымны белдерә алуыма бик шатмын”, - диде Мэр бүләкләр тапшырганда.
Ул шулай ук хорга Универсиаданың мәдәни программасында актив чыгыш ясаганнары өчен дә рәхмәтен җиткерде. “Сез безнең кунакларның күңелләрен яуладыгыз. Безнең өчен һәр районда ветераннар хоры булу гадәти хәл, ә чит илләрдә бу юк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Хор җитәкчесе җавап сүзендә Мэрга бүләкләр өчен генә түгел, ә Бөтендөнья студентлар уеннарының искиткеч дәрәҗәдә үтүе өчен дә рәхмәтен белдерде: “Сезгә Казанны Россиянең өченче башкаласы итеп танытуыгыз өчен зур рәхмәт. Без илебез буенча күп йөрибез, һәм һәрвакыт үз Казаныбыз белән горурланабыз”, - диде В.Белоусов.
“Ивушка” 1938 нче елда төзелгән “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә урнашкан. Эксплуатация барышында бинаның бер тапкыр да капиталь ремонтта булмавы, реконструкцияләнмәве күп кенә конструкцияләрнең һәм эчке коммуникацияләрнең сафтан чыгуына китергән. Аерым алганда, “Ивушка” җырлый торган залның түбәсеннән су үтә.
Биналарны караганнан соң шәһәр башлыгы “Московский” мәдәният һәм спорт үзәге, Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сарае, “Сәйдәш” мәдәният үзәге, Ленин исмендәге мәдәният йортлары аерым игътибар һәм җитди финанс чыгымнары сорый, дип ассысызлады. “Без аларны, һичшиксез, ремонтлаячакбыз”, - дип вәгъдә бирде Мэр.
Район мәдәният йорты казанлылар арасында бик популяр, ел дәвамында биредә 100-ләп чара уза, аларны 50 меңгә якын кеше карый. Якынча 500 бала төрле түгәрәкләргә йөри, 200-ләп кеше хор ансамбльләрендә җырлый.