Ел башыннан алып Казанда 6600 төзекләндерү кагыйдәләрен бозу факты ачыкланган
(KZN.RU, 4-нче ноябрь). Ел башыннан Казанда 177 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, аларның 140-тан артыгы инде юкка чыгарылган. Беренче кар явуларга кадәр, мөмкин булганча, калган мәйданнарны чистартырга кирәк. Әлеге йөкләмәне бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бирде.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, ел башыннан алып Казанда 6600 төзекләндерү кагыйдәләрен бозу факты ачыклануын җиткерде. Тәртип бозучыларга карата гомуми суммасы 71 млн. сумнан артык булган административ җәзалар турында материаллар төзелгән.
Тәртип бозуларның иң таралганы булып чүпләрне рөхсәтсез җыю тора. “Ел башыннан алып 177 рөхсәтсез чүп җыю урыны ачыкланган. Аларның 141е - муниципалитет, 36-сы башка милекчеләр җирләрендә. 145 чүплек юкка чыгарылды. 23 урында кабаттан оештырылган чүплекләр ачыкланды, аларның 4-се бетерелде”, - дип хәбәр итте Әлфир Шәмсетдинов.
Калдыкларны ярамаган урыннарга ташлаган өчен 247 беркетмә төзелгән һәм гомуми суммасы 4 млн-ны тәшкил иткән штраф салынган.
Шулай ук, ел башыннан алып тышкы рекламаларны һәм мәгълүматларны урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен 667 беркетмә, бастырылган мәгълүмати продукцияне дөрес урнаштырмаган өчен 2050 беркетмә төзелгән.
Җир эшләре алып барганда 640-тан артык тәртип бозу очрагы ачыкланган. “Шулай ук Административ-техник инспекция идарәсе күзәтүе астында 136-сы гамәлдә булган, ә 46-сы тукталган 182 төзелеш объекты да бар. Аларга карата төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турында 209 материал төзелде, шул исәптән 69 очракта тәгәрмәч юу пунктлары булмау ачыкланды”, -дип хәбәр итте Әлфир Шәмсетдинов.
Илсур Метшин төзелеш мәйданнары артыннан күзәтү һәрвакыт булырга тиешлеген искәртте. “Тәгәрмәч юу пунктлары исем өчен генә булырга тиеш түгел. Шәһәр юлларына чыкканчы бөтен тәгәрмәчләр дә чистартылырга тиеш”, - диде Казан Мэры.
Моннан тыш, ел башыннан 174 территоррияне карап тору кагыйдәләрен бозу, 132 контейнер мәйданнарын карау кагыйдәләрен бозу, 209 фасадларны тиешле булмаганча карау очраклары ачыкланган. Яшел мәйданга машина куйган өчен 224 тәртип бозучыга җәза бирелгән.
“50-дан артык чүплек – бу күп. Беренче кар явуларга кадәр аларны юкка чыгарырга кирәк. Тик әлегә без “койрыкларына гына басып барабыз”. Чүплекләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау да мөһим”, - дип искәртте Илсур Метшин.
Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов чүплекләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау һәм чүп-чарлар җыю урыны барлыкка килүне профилактикалауның системалы эшчәнлеген оештыру максатыннан эшлекле комиссия төзелгәнлеген хәбәр итте. “Чүплекләр барлыкка килгән урыннарда да фотофиксация эшләнелде. Табигый чүплекләрнең барлыкка килү сәбәпләре арасында чүп-чар җыю өчен контейнерлар һәм бункерларның булмавы, ялган килешүләр төзү бар. Без якын киләчәктә программмалы тәкъдим әзерләрбез”, - дип искәртте Иван Кузнецов.