2014 елның 1-нче гыйнварыннан “Мәгариф турындагы” 237-ФЗ номерлы Федераль закондагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, бөтен илдәге кебек Казанда да балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве сизелерлек артачак
(KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанның беренче 860 гаиләсе балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве компенсациясен алу өчен кирәкле булган документларның тулы комплектын тапшырды. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 1-нче гыйнварыннан “Мәгариф турындагы” 237-ФЗ номерлы Федераль закондагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, бөтен илдәге кебек Казанда да балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве сизелерлек артачак: уртача 1468 сумнан 2504 сумга кадәр. Шул ук вакытта аз керемле гаиләләр өчен шәһәр бюджетыннан ташламалар каралган, аларның күләме гаилә кеременә һәм балалар санына бәйле. Субсидия алыр өчен бер кешегә айлык кереме 20 меңнән дә аз булган теләсә кайсы гаилә мөрәҗәгать итә ала.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, компенcация алу өчен документларны җыю мәктәпкәчә оешмаларның үзләрендә үк оештырылган, бу әти-әниләр өчен эшне күпкә җиңеләйтә. Шунда ук Мәгариф идарәсе һәм Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре катнашындагы аңлату эшләре дә оештырылган. Һәр ата-ана аңа тиешле копменсация күләме һәм аларны ничек алып булуы хакындагы индивидуаль консультация сорый ала.
Өстәмә ярдәм суммасының соңгы хисабы “Республиканың материаль ярдәм үзәге (компенсация түләүләре)” дәүләт бюджет оешмасында Казан шәһәре Башкарма комитеты белән килешү буенча ясалачак. Акчаларны “Ак Барс банк” ААҖда ачылган әти-әниләрнең шәхси счетларына күчерүне шәһәрнең Мәгариф идарәсе гамәлгә ашырачак.
Казан Мэры Илсур Метшин атна дәвамында әлеге тема хакында яшь әти-әниләр белән берничә тапкыр фикер алышуын әйтте. Мәсәлән, “Шатлык” сөт кухнясына баргач, ишегалларында булган очрашулар вакытында.
“Бәяләр арту яшь гаиләләр өчен бик четерекле мәсьәлә. Безнең бурыч, шәһәр хакимияте бурычы – җәмгыятебездәге аз керемле һәм социаль яклаусыз булган катламнар өчен аны максималь дәрәҗәдә йомшарту”, -дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул балалар бакчасында бер баланы тәэмин итү бәясе чынлыкта 8 меңнән артык булуын һәм әлеге чыгымнарның зур күләме һаман да шәһәр бюджеты өстендә калуын искә төшерде. Шәһәр башлыгы әти-әниләр арасында алып барылган аңлату эшләрен арттырырга һәм иң мөһиме кабул итү процедурасын максималь дәрәҗәдә гадиләштерергә кушты.
“Әлеге ярдәмне алырга килүчеләргә бюрокрактик җәһәннәм булдырырга кирәк түгел. Халык болай да киеренке хәлдә, аны оештыру буенча булган аңлашылмаучанлыклар белән арттырмагыз”, - дип йөкләде ул кул астындагыларга һәм, әгәрдә кирәк булса, әлеге максатларга өстәмә хезмәткәрләрне дә җәлеп итүгә рөхсәт бирде.
Шәһәр башлыгы яшь гаиләләр белән эшләүдә аерым игътибар юнәлдерергә, шулай ук, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Валерий Корнеевка да кушты. Эш шунда ки, декрет ялыннан соң эшкә чыга алмаган аналар аз түгел, аларга субсидия рәсмиләштерү итү өчен белешмәлекләр кирәк булачак.
“Аңлату, субсидия алу өчен документларны кабул итү эшләре югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш”, -дип йомгаклады И.Метшин.