Предприятие Казан Мэриясе белән килешүгә кул куйды.
(KZN.RU, 29-нчы октябрь). “Татэнерго” ачык акционерлар җәмгыяте “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыруда катнашып, шәһәрдә 1000-нән ким булмаган санда агач утыртачак. Казан Мэры Илсур Метшин һәм “Татэнерго” генераль директоры Раузил Хаҗиев арасында моны раслаган килешү бүген имзаланды.
Килешү нигезендә, барлык үсентеләр югары декоративлы төрләренә караячак, биеклеге 5 м кимрәк һәм кәүсәсенең колачы 16 см кимрәк булмаячак. Предприятие аларны сатып алып утырту белән чикләнмичә, агачлар үсеп киткәнче карап торуны үз өстенә алачак. Агачларны утырту урыннары шәһәр хакимияте белән билгеләнәчәк.
“Әйбәт һавасыз нормаль тормышны күз алдына китереп булмый. Шәһәрдә, телибезме, юкмы, машина ачкычын боруга ук әйләнә-тирә пычрана башлый. Балансыбызда зур ТЭЦлар булган компаниябез шулай ук атмосферага тәэсир итә. Башкалабызның “сулыш юллары”н яхшыртуда без дә катнашырга тиеш дип саныйбыз. Безнең эшче куллар һәм техникабыз бар, алар ярдәмендә әлеге күркәм эштә катнаша алачакбыз. Без әлеге бурычны, һичшиксез, үтәячәкбез”, - дип билгеләде Раузил Хаҗиев.