Мәгълүматны call-үзәкнең күпканаллы телефонына 200-04-04 номеры буенча шалтыратып калдырырга мөмкин.
(KZN.RU, 28-нче октябрь). Яңа рәис Ратмир Шәйдуллин җитәкчелегендәге Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты инициативасы белән Казанда 30 октябрьдә “Халык инвентаризациясе” дип аталган гомумшәһәр акциясе башлана. Ул хуҗасыз йортларны, биналарны, буш торган җир участоклары, шулай ук тиешле техник халәттә булмаган корылмаларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Мәгълүматны call-үзәкнең күпканаллы телефонына 200-04-04 номеры буенча шалтыратып калдырырга мөмкин. Моннан тыш халык Казан Мэриясенең Интернет-кабул итү бүлмәсенә яки комитетның kzio.kzn@tatar.ru почтасына яза ала.
Шәһәр территориясендә ташландык биналар аз түгел. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында, әлеге акция законсыз һәм нәтиҗәсез рәвештә милекне куллануны, аерым алганда, анда җәмгыятьнең маргиналь өлеше вәкилләренең легаль булмаган рәвештә яшәвен туктатырга ярдәм итүенә өметләнә.
Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Ратмир Шәйдуллин ассызыклап үткәнчә, коммуналь инфраструктураның бөтен объектлары да исәпкә куелырга һәм аларның үз ” хуҗасы” яки кулланучы оешмасы булырга тиеш. Шәһәрдә хуҗасыз объектларның булуы бик күп проблемалар китереп чыгара: бюджетка килмәгән керемнәр, биналарның техник халәте начараюы, шәһәрнең архитектур йөзенә тискәре йогынты һәм санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү.
Практика күрсәткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләр - дөреслек өчен иң актив көрәшчеләр. Нәкъ менә алар катнашында, мәсәлән, Санкт-Петербургта хуҗасыз, буш торган объектлар турында 2000 заявканы җыеп эшкәртә һәм 754 объект буенча (аларның 45-е буш җирләр һәм 709-ы бина) исемлек төзи алганнар. Бу Төньяк башкала хакимиятенә 197 бинаны сату һәм 2 балалар бакчасын реконструкцияләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек биргән, дип мисал китерде профиль комитет рәисе.
Төньяк башкала тәҗрибәсе Татарстан башкаласында “Халык инвентаризациясе” дип аталган гомумшәһәр акциясен үткәрүгә этәргеч булып торган. Ул 30 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казан Мэры кушуы буенча иң актив казанлылар бүләкләнәчәк.
Ратмир Шәйдуллин сүзләренчә, инвентаризация барышында ачыкланган биналар хисапка куелачак һәм хуҗалык әйләнешенә, шул исәптән социаль максатта куллануга җәлеп ителәчәк: аларга балалар мәгарифе оешмаларын, сәламәтлек саклау объектларын, җәмәгатьчелек тәртибен саклау пунктлары урнаштыру.
“Күзәтү астында хуҗасыз объектлар гына түгел, ә нәтиҗәсез милекчеләр дә булачак. Аларга объектларны тиешле хәлдә тоту таләбен искә төшерәчәкләр. Без барлык килгән сигналларны да тикшерәчәкбез һәм кирәкле чаралар күрәчәкбез”, -дип ассызыклады комитет рәисе.
Илсур Метшин фикеренчә, хуҗасызлык класс буларак юкка чыгарылырга тиеш: “Хуҗа булмаган урында тәртипсезлек, пычрак һәм чүп. Без шәһәрдә хуҗасыз объектларны ликвидацияләү эшен беренче көн алып бармыйбыз һәм моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ратмир Шәйдуллин хәбәр итүенчә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының Казандагы буш торган участокларны ачыклау һәм аларны кадрлар хисабына теркәү буенча актив эшчәнлегенең соңгы 4 атнасында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә шәһәрнең төрле районнарында гомуми мәйданы 335 гектар булган 71 буш җир участогын булдыру турында заявкалар җибәрелгән. Исемлеккә, аерым алганда, Казанның яшел табигый-экологик каркасын тәшкил иткән ландшафтлы-рекреацион мәйданнар да кергән. 7 объект буенча участокларны Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына бирү турындагы карар проектлары килешенгән, 1 карар муниципаль милек хокукларын теркәү өчен Росреестрга җибәрелгән.