Ишегалларында кар җыештыруга 158 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
(KZN.RU, 28-нче октябрь). Салкыннар башлану белән төп игътибарны юлларда һәм торак йорт түбәләрендә барлыкка килгән бозлавыкка каршы эшкә юнәлдерергә кирәк. Әлеге бурычны, бүгенге эшлекле дүшәмбе киңңәшмәсе вакытында Казан торак оешмаларының кыш көне эшләүгә әзерлеге турында доклад тыңлаганнан соң, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин куйды.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин кышкы сезон башланыр алдыннан идарә компанияләре тарафыннан ишегалларын сыйфатлы чистарту өчен 44 мең данәдән артык инвентарь (көрәкләр, себеркеләр, ломнар, кыргычлар һ.б.) әзерләнүе хакында җиткерде.
Юлны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 3,5 тонна ком, 530 тонна тоз һәм 45 тонна реагент әзерләп куелган. Бу узган кыштан ике тапкырга күбрәк дигән сүз. “Шулай да, идарә компанияләренә урам себеручеләр җитмәү хакында искәртергә кирәк. Бүгенге көнгә 775 вакансия бар. Эшләргә 1686 дворник әзер”, - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Урамны механика ярдәмендә җыештыру кадрлар җитмәү мәсьәләсен өлешчә чишә. “Әлеге максатларда кыш көне 158 данә махсус техника, шул исәптән 36 кечкенә габаритлы карыргыткычлар эшкә җигеләчәк. Агымдагы елда 10 данә техника сатып алынган: аларның 6-сы инде Казанда, тагын 4-се ел ахырына кадәр килеп җитәчәк”, - диде Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе. Йорт яннарыннан алынган карлар, һәрвакыттагыча, газоннарга салыначак. Шул ук вакытта яшел үсентеләрне саклауга зур игътибар биреләчәк.
“Ел саен газ, электр һәм җылылык өчен бәяләр арту сәбәпле өч ел рәттән торак хезмәтләренә түләүне арттыра алмыйбыз. Ишегалдын җыештыру өчен түләүләр артмагач, урам себерүчеләрнең хезмәт хакы да артмый. Хәтта эшнең механикалашуы да бернәрсә хәл итми. Моңа да карамастан, без булган шартларда нормаль эш тәэмин итү булдырырга тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Кыш көне йорт түбәләрен карауга һәм аларда бозлар барлыкка килүгә каршы эшкә зур игътибар биреләчәк.
“Әлеге проблема сөзекле, авышлы түбәләр өчен аеруча да актуаль, алар Казанда 2 меңнән артык”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Әлеге хезмәтләрне камилләштерү максаты белән бу кышта тәҗрибәләр үткәрү планлаштырылган, дип сөйләде докладчы. Киров районындагы Болотников урамындагы 1-нче йортта инде бозларны автомат рәвештә сугып төшерү системасы урнаштырылган. Ул эченә ерактан ук идарә пультына басу белән эшли башлаучы һәм вибрация нәтиҗәсендә бозларны ватучы трос урнаштырылган пластик трубкадан гыйбарәт.
Моннан тыш берничә урамда (Халтурин урамы, 16, Восстание, 18, Һ.Такташ, 117, Сеченов, 5, 2-нче Даурия, 3, Ак.Губкин,2) бозлыклар барлыкка килүне булдырмас өчен түбә өстендә сыек реагент сиптерү системасы урнаштырыла.
“Әлеге тәҗрибә җитештерү объектларында кулланыла, торак йортларда без аны беренче тапкыр сыныйбыз. Безнең исәпләр буенча, бу сәламәтлекләренә зыян китерү куркынычы белән йорт түбәләреннән бозларны бәреп төшерүче альпинистлар яллауга караганда күпкә отышлырак. Әгәр дә әлеге практика үзен яхшы яктан күрсәтсә, ул системаны бөтен шәһәргә таратачакбыз”, - дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.
И.Гыйниятуллин соңгы елларда түбәләрне капиталь һәм агымдагы ремонтлау вакытында кулланылган яңа технологиянең дә бозлыклар барлыкка килүне тоткарлавын әйтеп үтте.
Аның сүзләренчә, 2011-2013 еллар аралыгында Казанда 446 түбә, шул исәптән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауда катнашучы Фонд акчалары файдаланып йортларга ясалган капиталь ремонт кысаларында 155, Универсиада кунаклары үтү маршруты буенча 191 түбә капиталь рәвештә ремонтланган. Гомумән, соңгы өч елда, әле дәвам иткән ремонтларны исәпкә алып, 1,5 меңгә якын түбә ремонтланган, бу ремонт таләп иткән түбәләрнең гомуми күләменең 35-40%ын тәшкил итә.
“Узган сезонда бозлар барлыкка килү буенча халык алдагы елларга караганда әзрәк мөрәҗәгать иткән. Бу – безнең бердәм эш нәтиҗәсе. Быел бозлар белән көрәшне профилактика эшләреннән башларга кирәк. Шулай ук үзлекләреннән урнаштырылган балкон козырекларына өстәмә игътибар юнәлдерү мөһим. Аларны урнаштыруның законлы булу-булмау мәсьәләсен без әлегә кырыйда калдырып торыйк. Тик зур кар өемнәре һәм бозлар өчен җаваплылык әлеге козырек хуҗалары өстендә. Шуңа күрә, идарә компаниясе белгечләренә тиешле аңлату эшләре алып бару мөһим”, - дип шәрехләде Илсур Метшин.
Шулай ук, Казан Мэры бөтен оешмалар һәм предприятиеләр, шулай ук шәхси эшмәкәрләр махсус оешмалар белән чүпләрне чыгару турында килешү төзергә тиешлеген искә төшереп үтте. Шәһәр башлыгы җаваплы хезмәткәрләргә әлеге килешүләрнең булу-булмавын тикшерүне кышны көтмичә, хәзер үк оештырырга кушты.