Хабаровскига гуманитар ярдәмнең беренчесен агымдагы атна ахырында җибәрү планлашытырылган
(KZN.RU, 28-нче октябрь). Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган хәйрия акциясе кысаларында 5,8 млн.сум акча җыелган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет ҖитәкчесенеңТөзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә ярдәм итүдә Башкарма комитет хезмәткәрләре актив катнашкан. “Һәр хезмәткәр бер көнлек күләмендә хезмәт хакын хәйрия максатларында күчерде. Шулай ук “Бөтен дөнья белән” акциясенә кече һәм урта бизнес оешмалары җәлеп ителде. Барлыгы 5,8 млн. сум акча җыелды”, - дип ассызыклады Александр Лобов.
Моннан тыш халыкка кирәкле булган әйберләр дә җыелды – бала уенчыкларыннан алып җылылык пушкаларына кадәр. Аларның бәясе 1,2 млн.сумга тула. Алар “Шәһәрне төзекләндерү” муниципаль унитар оешмасының коры складында саклана. Александр Лобов сүзләренчә, Хабаровскига гуманитар ярдәмнең беренчесен агымдагы атна ахырында җибәрү планлаштырылган.
“Телевидение аша без кайгының бер өлешен генә күрәбез. Шуңа күрә акциядә катнашучыларга рәхмәт. Без үзебезнең Ерак Көнчыгыштагы хезмәттәшләребез белән һәрвакыт элемтәдә, шуңа күрә ярдәм адреслы һәм төгәл булачак”, - дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшин.