И.Метшин шәһәрлеләрдән ишегалларны яшелләндерүгә карата килгән заявкаларны активлаштырырга кушты.
(KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанда “Яшел рекорд” кысаларында быел көзен 23 мең агач утыртылган. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
“Бер атна эчендә артым 4 меңләп агач тәшкил итте. Урам-юл челтәренең махсуслашкан оешмалары аларның 900-ен паркларда һәм скверларда утыртты, 2 меңгә якыны төрле инвесторлар тарафыннан, калганнары мәгариф оешмаларында һәм ишегалды мәйданнарында утыртылды.Утырту эшләре план буенча, алдан әзерләнгән урыннарда бара”, - дип ассызыклады Игорь Куляжев.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин югары сыйныф укучыларының да “Яшел рекорд”та актив катнашуын хәбәр итте. “Һәр мәктәпнең үз планы бар. Үсентеләрне алар район администрацияләреннән ала, ә попечительләр советы эш барышын контрольдә тота”, - диде ул.
Казан Мэры Илсур Метшин уңайлы һава торышының калган өч атнасын, яшелләндерү планын тутыру өчен, мөмкин булган кадәр нәтиҗәле кулланырга кушты:
“Көз яңгырлы булды, тик бу безне сөендерә, чөнки үсентеләрнең үсеп китү мөмкинлеге арта. Без бу сезонда утыртырга тиешле 40 мең агач саны фикер алышуга чыгарылмый. Әлеге үсентеләрне максималь дәрәҗәдә сыйфатлы итеп утыртырга кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Игорь Куляжев йортлар янындагы мәйданнарны төзекләндерергә теләүчеләр “кайнар элемтә” телефонына 296-99-25 номеры буенча шалтыратып ишегалларын яшелләндерүгә заявка калдыра алуларын искә төшереп үтте. Бүгенгә барлыгы 320 заявка килгән. Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, кабул ителгән заявкаларның үтәлү проценты әлегә зур түгел. Бу, шул исәптән, җир астыннан узган коммуникацияләр аркасында барлык ишегалларында да агач утыртырга мөмкинлек булмау белән дә бәйле. Шулай да, алга таба яшелләндерү планын төзегәндә халыкның бөтен теләкләре дә исәпкә алыначак.
“Заявкалар безгә ел дәвамында килеп торды, ә агачларны утырту өчен иң кулай вакыт – көз ахыры, шуңа күрә бөтен кабул ителгән теләкләрне дә эшкәртеп чыга алмадык. Шулай да, 320 заявка аз түгел, аның һәрберсенә игътибар итәргә, аңлату эше алып барырга кирәк. Ишегалларын яшелләндерү күбрәк ул йортларда яшәүчеләр катнашында үтәргә тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры “Яшел рекорд”та катнашучы бизнес вәкилләренең саны даими үсеп торуын ассызыклады. “Бу безне сөендерә. “Нәфис” компанияләр төркеменнән соң зур күләмдә агачлар утырту теләкләре булуын башка оешмалар да белгертте. Хәер, мең агач утырту мәҗбүри түгел, безнең өчен 50 яңа агач та бәхет”, - диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин кыш алдыннан яшел үсентеләрне кышкы салкыннардан саклау буенча чаралар үткәрү мөһим булуын ассызыклады. “Узган елда яшь үсентеләр өчен зур сынаулар туры килде, тик алар бирешмәде. Быел нинди кыш булачагы билгеле түгел. Үсентеләр китсен өчен кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Шул исәптән, уңай тәҗрибә булган кыйммәтле төрләрдән саналган агачларны капчык белән урап бәйләүне кулланырга кирәк”, -дип йомгаклады Казан Мэры.