Бу елгы программага кертелгән 153 һәм 159 йортларда эшләр тулысынча төгәлләнгән.
(KZN.RU, 21-нче октябрь). Торакка капиталь ремонт ясауга җәлеп ителгән подрядчыларны сайлауга җитди һәм зур җаваплылык белән якын килергә кирәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә, Казандагы торакларга ясалган капиталь ремонт турындагы докладны тыңлаганнан соң, Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Киңәшмәдә Шәһәрнең ТКХ комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча эшләр 153 йортта тулысынча төгәлләнгән, бишесендә әле дә дәвам ителә.
Агымдагы елда капиталь ремонт программасына 154 йорт кертелгән, алар 1,33 млрд. сум акча белән финансланган. 45,3 млн. сум экономия аркасында программага тагы өстәмә 4 йорт кертелгән (Спартак, 141, Шаляпин, 25, Волков, 19, Ипподром, 18). Моннан кала, экономия аркасында 17 йортта челтәрләргә, подвалларга ремонт ясау буенча, чормадагы җылыту җайланмаларын алмаштыруга, йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә, фасад өлешләрне ремонтлау, һава торышын җайлау төеннәрен урнаштыру буенча өстәмә эшләр башкару мөмкинлеге барлыкка килгән. “Шулай итеп, бу елда 158 йортка капиталь ремонт үткәрелде”, - дип искәртте Ә.Корбанов.
21-нче октябрь мәгълүматлары буенча, 153 йортта эшләр төгәлләнгән, шуларның 105-е (68%-ы) Торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән, калганнарында тапшыру документлары әзерләнә, комиссия тарафыннан күрсәтелгән хилафлыклар бетерелә. “Төп программа билгеләнгән вакытка башкарылган”, - дип билгеләде ТКХ комитеты рәисенең урынбасары.
Капиталь ремонттан кала, бу елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү кысаларында Уеннарның кунаклары һәм катнашучыларының төп маршрутлары үтә торган юллардагы күпфатирлы йортларның фасад өлешләренә һәм түбәләренә ремонт ясалды. Нәтиҗәдә программа буенча агымдагы елда –143 йорт, ә ике ел эчендә 347 йорт төзекләндерелде.
Ә.Корбанов сүзләренә караганда, күпфатирлы йортларга ясалган капиталь ремонтның уңышлы башкарылуы, Казан ТКХ реформалаштыруына булышлык күрсәтү Фондының барлык таләпләренә җавап бирү аркасында, РФ бюджетыннан өстәмә 9,8 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Муниципалитет һәм милекчеләр тарафыннан финанслануын исәпкә алганда, бәясе 36 млн. сумга чыкты. Әлеге акчаларга 77 йортта 85 һава торышын җайлау төеннәре урнаштырылды һәм бер йортның фасадына ремонт үткәрелде. Агымдагы елда барлыгы һава торышын җайлау төеннәре белән, төп программа буенча урнаштырылганнарын исәпкә алсак, 143 йорт яктыртылачак. Халыкның яшәү шартларын күпмедер җиңеләйтергә һәм җылыту өчен түләүләрне киметергә булыша торган Һава торышын җайлау төеннәрен урнаштыруны агымдагы ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Капиталь ремонт барышы вакытында кулланылган инженерлык срокларын һәм конструктив элементларны эксплуатацияләүнең ремонт ара срокларын озынайтырга ярдәм итә торган яңа технологияләр һәм материаллар турында тулырак сөйләгәннән соң, Әлмир Корбанов килеп чыккан проблемаларга күчте.
Аерым алганда, ремонт эшләрен үткәргәндә берничә йортның түбәләрендә су үткәрә торган тайпылышлар калган. Әлеге объектларда подрядчылар тарафыннан барлык фатирлар буенча йөреп чыгу оештырылган, шулар нигезендә китерелгән зыян күләме турында актлар төзелгән. Килеп чыккан хәлләрнең сәбәпчеләре әлеге хилафлыкларны үзләре бетерәчәк, дип ышандырды докладчы.
Капиталь ремонт эшләре төгәлләнмәгән биш йортка килгәндә, алар арасында программага янә кертелгән Волков ур., 19-нчы номерлы йорт (биредә хәзерге вакытта түбә ремонтлана) һәм Эсперанто ур. 47-нче номерлы йорт та (биредә капремонт программасының эшләре төгәлләнгән һәм хәзерге ввакытта өстәмә рәвештә фасад өлешләре тәртипкә китерелә) бар, дип җиткерде Әлмир Корбанов.
Тагы ике йортта вакытка сыешмау объектив сәбәпләр белән бәйле, ягъни өстәмә эшләр башкару зарурлыгы. Толстой урамындагы 16-нчы номерлы йортта капиталь ремонт барышында диварлар ишелү куркынычы яный. Гадәттән тыш хәлләр чыкмасын өчен, шәһәр бюджетыннан өстәмә 10,6 млн. сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта нигезне ныгыту, кирпеч өюне торгызу һәм ярыкларны бетерү буенча эшләр алып барыла. Әлеге бинаның беренче катында урнашкан 45-нче номерлы балалар бакчасы эшләр барышы вакытында ябылып тора. Йорт подвалын каплау конструкцияләренең тиешле халәттә булмавы ачыкланган, Ибраһимов урамы буенча урнашкан 59-нчы номерлы йортта шулай ук аларны көчәйтү буенча эшләр алып барыла. Моның өчен 14,3 млн. сум юнәтелгән.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов билгеләп үткәнчә, Гарифҗанов урамы буенча урнашкан 10-нчы номерлы йорт иң прооблемалы йортларның берсе булып кала. Биредә подрядчы оешмалар аркасында җитди сәбәпләрсез эш җитештерү вакытлары бозылган. Бүгенге көндә әлеге ситуация каты контроль астында тора. “Подрядчы вазифасыннан читләштерелгән. Аның белән прокуратура һәм Икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге шөгыльләнә. Объектка өстәмә көчләр җәлеп ителгән”, - диде А.Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, йортларны кулланышка тапшыруның вакытларыннан калышу аз дигәндә - икәү. Беренчесе – объктив, биредә иске йортларда җитештерү эшләрен башкару турында сүз бара. “Күп кенә җитешсезлекләр эш башланганнан соң табыла. Аларны бетерү өчен өстәмә көчләр һәм чыгымнар кирәк”, - диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, объектларны тапшыру вакыты еш кына җавапсыз подрядчылар аркасында балыкка килә, ә эшләр үзләре түбән сыйфатта башкарыла. “Безнең позиция – подрядчыларны идарәче компанияләр үзләре сайлый, чөнки аларның үзләрендә зур кызыксынучанлык бар. Ремонт никадәр сыйфатлырак башкарылса, объектларны тоту өчен идарәче компанияләрнең шуның кадәр чыгымнары да, төрле югалтулар, өстәмә ремонтлары азрак булачак. Бу исә идарәче компанияләрнең акчаларын теләсә кайсы торак йортта очрый торган башка проблемаларны чишүгә юнәлтергә мөмкинлекләре арта дигән сүз”.
Гарифҗанов һәм Авангард урамнарындагы хәлләрне Илсур Метшин шаккатырлык дип атады. “Безнең өчен бу гадәттән тыш хәл булып тора, чөнки узган елда, аннан алдагысында да мондый хәлләр күзәтелмәде. Без инде капремонтны билгеләнгән вакытта һәм тиешле сыйфатта үткәрергә өйрәндек. Әлеге 5 тапшырылмаган йорт бөтен картинаны бозып тора”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Җитди уйлану һәм тиешле карарлар чыгарыр өчен сәбәпләр бар. Киләчәктә капиталь ремонтка да, һәм подрядчыларны сайлауга да җаваплырак карый башларга кирәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Белешмә өчен. Капиталь ремонт программасын тормышка ашыру елларында төрле эшләр белән 1550 күпфатирлы йорт төзекләндерлгән. 2014 елгы капиталь ремонт программасы агымдагы елның финанслануы күләмендә әзерләнгән.