Казан Мэры 13-нче номерлы хатын-кызлар консультациясендәге капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты.
(KZN.RU, 22-нче октябрь). Мәүләтов урамы, 17а адресы буенча урнашкан 13-нче номерлы хатын-кызлар консультациясендәге капиталь ремонт нәтиҗәләре белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Биредә ул хәзер Татарстан башкаласы һәм аның халкы өчен тиешле шартлар булдырылганлыгын билгеләп үтте.
Чарада шулай ук ТР сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, 18-нче номерлы поликлиниканың баш табибы Резидә Мансурова һәм башкалар катнашты.
13-нче номерлы хатын-кызлар консультациясе 18-нче номерлы Шәһәр поликлиникасының структур бүлекчәсе булып тора, ул 1995 елда төзелгән 14 катлы торак йортның беренче катындагы янкормада урнашкан. Мәйданы 890 кв. метрдан артып китә. Консультация эшли башлаганнан бирле капиталь ремонт биредә беренче тапкыр гына үткән икән. Ремонтка 11 млн. сум акча бүленеп бирелгән.
Рамил Әхмәтов Мэрга консультациянең бүлмәләрендә үткәрелгән эш төрләре турында сөйләде. Аерым алганда, биредә бүлмәләр үзгәртеп планлаштырылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр, керү төркемнәре куелган, ленолеум керамик плиткага алмаштырылган. Бинада шулай ук диварлар буялган, элмә түшәмгә, вентиляция, янгын-саклагыч сигнализациягә, видеокүзәтүгә, абонент һәм электрон челтәрләргә монтаж ясалган. Җылылык бирү системалары, су торбалары, канализация, сантехника һәм электр системалары тулысынча алмаштырылган. Түбәгә һәм өлешчә фасадка ремонт ясалган, шулай ук якындагы территориядә халыкның азмобильле төркемнәре өчен махсус пандуслар урнаштырылган.
Шәһәрдәге сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, бала табу буенча бирелгән таныклыклар аркылы алынган 800 мең сумнан артыграк булган керемнәргә хатын-кызлар консультациясе өчен яңа җиһазлар һәм медицина кирәк-яраклары алынган. Бюджеттан тыш кергән 360 мең сум тирәсе акчага мебель, стендлар, баннерлар, элгечләр алынган.
Илсур Метшин консультация бинасын карап чыкты, ультратавыш диагностикасы кабинеты, көндезге стационар, карау һәм процедура бүлмәләрендә, йөкле хатыннар өчен махсус оештырылган дәресләрдә булды. Шәһәр башлыгы “йөклелекнең яхшы баруы – сау-сәламәт бала тууы турында җиткерә торган төп билгеләрнең берсе”, дип билгеләп үтте. “Күп бала атасы буларак, шуны әйтә алам: йөклелек вакытында бөтен нәрсә дә зур әһәмияткә ия: дөрес туклану, дөрес уйлар гына уйлау, ир белән дөрес мөнәсәбәттә булу, физик күнегүләрнең зарурлыгы, саф һавада йөрүләр, дөрес китаплар һәм догалар, яхшы музыка”, - диде И.Метшин, хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп.
Хатын-кызлар консультациясенең җитәкчесе Гүзәлия Шәрәфуллина хәбәр иткәнчә, гомумән алганда яшьләрнең тәрбиясе үсә. Моннан кала, аның мәгълүматларына караганда, йөклелекне туктату статистикасы да яхшыланган. “5 ел элек меңгә якын очрак булган, хәзерге вакытта 200-ләп. Хатын-кызларның бер өлеше әлеге процедураларга түләүле үзәкләргә барса да, кимү очрагы объектив”, - диде консультациянең җитәкчесе.
“Кемдер авыр хәлдә тора, кемгәдер балалар үстерү авыр. Әмма һәрбер яңа бала белән яңа бәхет, иминлек килүе турында уйларга кирәк. Моңа ышанырга, башкаларга да җиткерергә кирәк”, - диде Илсур Метшин.
“Безнең бурыч – хатын-кызлар консультацияләрендә тиешле шартлар булдыру гына түгел, шул ук вакытта парларны йөклелеккә әзерләү, тәрбияне үстерү дә. Моның хакта без җитди уйланырга тиешбез”, - дип дәвам итте Мэр. “Хатын-кыз йөклелеген туктатырга карар кылса да, әлеге процедура организм өчен минималь зыян белән башкарылырга тиеш”, - дип өстәде сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин.
Шәһәр башлыгы һәм министрга шулай ук Казанның хатын-кызларына амбулатор ярдәм күрсәтүнең үсеше турында да сөйләделәр. Рамил Әхмәтов шәһәрдәге башка хатын-кызлар консультацияләре дә капиталь ремонтка мохтаҗ булуын җиткерде.
“ТР Сәламәтлекне саклау министрылыгы, республика җитәкчелегенең финанс ярдәме белән, Казанда тагы бер хатын-кызлар консультациясе ачылуына мин бик шат. Бу – безнең хатын-кызларыбызга “соңлаган” рәхмәтебез. Хатын-кызларга булган хөрмәт һәм мәхәббәт 8-нче март бәйрәмендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендә генә белдерелергә тиеш түгел. Татарстан башкаласы һәм аның халкы лаек булырдай мондый шартлар барлык җирдә дә булырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.