Кимендә 2 ел эчендә кухняның җитештерү куәте 4 тапкырга арткан
(KZN.RU, 23-нче октябрь). “Шатлык” сөт ризыклары кухнясының җитештерү куәте кимендә 2 ел эчендә 4 тапкырга арткан һәм бүгенге көндә предприятие көн саен 500-600 порция балалар сөт продукциясе чыгара. Казан сөт кухнясы эшенең нәтиҗәләре белән бүген шәһәр Мэры “Шатлык” балалар сөт ризыкларының Фучик урамы буенча 135 йортта урнашкан тарату пунктларының берсендә танышып кайтты.
Очрашуда шулай ук Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, “Казанның азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты” МУП җитәкчесе Марат Каһарманов, Совет районының башлыгы Рөстәм Гафаров, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Санкт-Петербургтагы 44-нче номерлы поликлиниканың баш табибы Олег Куликов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан башлап, балаларны 3 яшькә кадәр түләүсез сөт продукциясе белән тәэмин итүгә дәүләт заказы “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ тапшырылган иде. Шуңа карамастан, Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча “Шатлык” балалар сөт кухнясы сакланды һәм февральдән башлап үз эшен “Казанның азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты” МУП составында дәвам итте.
“Шатлык” балалар сөт кухнясының җитештерү буенча директоры Зилә Солтанова ассызыклап узганча, кухняның продукциясе уникаль: аңа консервант та, тәмен яхшырткычлар да, коры сөт тә өстәлми. Бөтен продукция бары сыер сөтеннән әзерләнә, аңарда балалар һәм зурлар сәламәтлегенә уңай тәэсир итә торган “тере” сөт әчетү микроорганизмнары бар. “Шуңа күрә продукцияне саклау вакыты аз: 36 сәгатьтән 5 тәүлеккә кадәр”, - дип билгеләде ул, һәм соңгы вакытта кухняның ассортименты 4-тән 11-гә кадәр артуы турында хәбәр итте.
З.Солтанова шулай ук 2012 елның язында продукцияне көненә 300 л сөт эшкәртүдән башлаганнарын, хәзерге вакытта исә көненә 1,3 тоннага кадәр кабул итүләрен хәбәр итте. Ягъни, предприятиенең җитештерү куәте 4 тапкырга кадәр арткан.
Илсур Метшин фикеренчә, “Шатлык” балалар сөт кухнясы җитештерү күләменең артуы Казанда чын сөт продукциясен җитештерүне саклау турындагы карарның дөреслеген раслый. “Шатлык” БСК продукциясен казанлылар бик ярата, әниләр сөт ризыклары артыннан һәркөн килеп торалар: яңгырда да, кар яуганда да”, - дип раслады Зилә Солтанова.
Шуны билгеләп узарга кирәк, Казан – сөт кухняларын саклап калган Россиянең сирәк шәһәрләреннән берсе. Очрашуда Санкт-Петербург поликлиникасының баш табибы Олег Куликов сөйләп киткәнчә, Төньяк башкалада сөт кухнялары 90-нчы еллар ахырында ук ябылган. Шуңа карамастан, табиб фикеренчә, сөт кухнясы билгеле бер дәрәҗәдә балада гына түгел, аның әти-әнисендә дә сәламәт туклану стилен формалаштыра.
Шуны да әйтергә кирәк, Казан әти-әниләре “Шатлык” балалар сөт кухнясы продукциясеннән канәгать. Тарату пунктына сөт ризыгы артыннан килгән яшь ана Светлана Чернова Илсур Метшинга сөйләп узганча, үзенең ике яшьлек Дарья кызын Светлана “Шатлык” продукциясе белән 8 айдан башлап тукландыра. Аның сүзләренә караганда, пыяла савытны бер тапкыр кулланырга мөмкин булган пластикка алмаштырылуы уңайлы. “Элек продукциянең яңа порциясен бары бутылкага гына алмаштырып алып була иде, бүгенге көндә андый ихтыяҗ юк”, - дип сөенде ул. Сыйфаттан тыш “Шатлык” кухнясының бәхәссез өстенлеге булып, ханым фикеренчә, тарату пунктының өйгә якын булуы тора. Сөт ризыкларына куелган бәя дә канәгатьләнерлек. “Балам эремчек, наринэ һәм бифидок ярата. Көненә 3 порция сөт, 1-2 кефир һәм бер порция эремчек ашый – болар барысы да якынча 100 сумга чыга”, - дип мисал китерде Светлана.
Бүгенге көндә “Шатлык” балалар сөт кухнясы продукциясен 17 тарату пунктында сатып алырга була. Алар бөтен шәһәр буенча, шулай ук “Бәхетле” супермаркеты челтәрендә дә бар. “Азык-төлек җитештерү департаменты” җитәкчесе Марат Каһарманов сүзләренә караганда, якын планнарда сатуны башка сәүдә челтәре аша да киңәйтү каралган. Аерым алганда, хәзерге вакытта “Эдельвейс” супермаркеты челтәре белән сөйләшү бара. Шул ук вакытта “Шатлык” балалар сөт кухнясының тарату пунктларында продукция үз бәясеннән, ә “Бәхетле” кибет челтәрендә минималь сәүдә өстәмә хакы белән сатыла.
Илсур Метшин билгеләп узганча, шәһәрнең “Шатлык” сөт кухнясы – фәкать социаль проект, биредә түбән табышлылык та юк. “Азык-төлек җитештерү һәм социаль туклану департаменты алдында иң элек сөт продукциясенең халыкның барлык катламнары алырлык итү максатын куйдык”, - дип билгеләде Мэр. Хәзерге вакытта җитештерүне генә киңәйтеп калмыйча, “Шатлык” продукциясен алга җибәрергә кирәк. Сәламәт туклану темасы балалар өчен генә түгел, башка яшьтәгеләр өчен дә актуаль. “Бу хакта мин фәнни күзәтүләрдән чыгып түгел, ә шәхси тәҗрибәдән чыгып, әти кеше буларак әйтәм”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.