Бәйрәм Автомобиль һәм шәһәр транспорты йөртүчеләре көне уңаеннан үткәрелде.
(KZN.RU, 24-нче октябрь). Бүген Казанда автобус йөртүчеләре һәм кондукторлар арасында оештырылган һөнәри осталыкларын билгели торган шәһәр конкурсының финал этабы үтте. Әлеге конкурс Трансопрт комитеты тарафыннан “Казан” ат-спорт комплексы базасында оештырылды. Җиңүчеләр Казан Мэры Илсур Метшин кулыннан бүләкләр алды.
“Әлеге бәйрәмне бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк Автомобиль һәм шәһәр транспорты йөртүчеләре көне уңаеннан үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. Ул иң яхшы белгечләрне бүләкләү һәм пассажирлар йөртү өлкәсен популярлаштыру максаты белән оештырыла. Машина йөртүчеләр һәм кондуктурлар – үз предприятиеләренең йөзләре. Бу – шактый авыр эш. Шәһәрнең автоотранспорт предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы булуы сер түгел. Бездә шактый тәҗрибәле, үз эшләренең осталары һәм билгеләп үтүгә лаеклы хезмәткәрләр бар, шуларны бүләклисе һәм башкаларга да үрнәк итеп куясы килә”, - дип билгеләде Транспорт буенча комитетның рәисе Айдар Габделхаков.
Бүгенге көндә автобус – Казанда иң популяр транспорт төре. Пассажирлар йөртүнең 75%-ы нәкъ менә аңа туры килә. Шәһәрдәге 73 маршрут буенча 981 автобус хезмәт куя, аларда 1695 шофер һәм шул ук санда кондуктор эшли.
Соңгы елларда шәһәрдә җәмәгать транспорты эшенең сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып барыла. Әйтик, Универсиада алдыннан күчмә составның яртысы диярлек яңартылды, барлык шоферлар һәм кондуктурлар бердәм форма һәм бейджиклар алды. Бу елда персоналларның күпчелеге пассажирларга хезмәт күрсәтү тәрбиясе, хезмәти этикет, инглиз теле нигезләре буенча квалификацияне үстерү курсларын узды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту максаты белән, Транспорт буенча комитетта даими рәвештә эшли торган “кайнар линия” 275-30-50 ачылды, биредә шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре кабул ителә. Һәрбер җитешсезлек буенча тикшерү үткәрелә һәм тиешле чаралар күрелә.
Бүгенге конкурста 15 транспорт йөртүчесе һәм шул ук санда кондукторлар катнашты. “Пассажирларга хезмәт күрсәтү тәрбиясе” номинациясендә катнашучы кондукторларга “Җәмәгать транспорты белән куллану кагыйдәләре”, “Медицина ярдәме күрсәтү”, “Конфликт тудыра торган ситуацияләр” дигән темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирергә туры килде.
Илсур Метшин халык һәм кондуклар арасында конфликтлы ситуацяләр еш килеп чыгу-чыкмавы белән кызыксынды.
“Бәхәсләр бик еш була, җәен һәм кышын кешеләрнең басынкырак булуларын да билгеләп үтәргә кирәк”, - диде кондуктор Елена Кравченко.
2013 елда Казанның иң яхшы кондукторы булган хезмәткәр сүзләренә караганда, ул бригадада үзенең ире белән эшли. “Без кешеләрнең дорфалыкларын яратмыйбыз, үзебез дә тискәре энергияне кешегә чыгармыйбыз. Эштә без һәрвакытта да пөхтә һәм мөлаемнәр, пассажирларга да, безгә дә рәхәт”, - дип бүлеште Елена Кравченко үзенең тәҗрибәсе белән.
Транспорт йөртүчеләре арасында конкурс ике номинация буенча үтте. Башта конкурста катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәү буенча тикшерделәр, соңыннан фигуралы йөртү осталыгын бәяләделәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләре билетлары ЮХИДИда имтихан тапшырга тиң иде. Сынау күнекмәләрендә йөртүчеләр “Ворота”, “Змейка”, “Стоянка”, “Крест”, “Колея”, “Эстафета” кебек мәҗбүри маневрларны күрсәттеләр. Барлык фигуралар да “күп кеше сыйдырышлы ”НеФАЗ” маркалы автобуста башкарылды.
“Тизлектә маневрлар ясау” номинациясендә “ПАТП-4” МУП шоферы Умар Тураев җиңүче булды, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү буенча имтиханны Андрей Митрофанов тапшырды, ул ике дисциплина суммасы буенча “Җәмәгать транспортының иң яхшы йөртүчесе” исеменә дә лаек булды.
“Иң мөһиме – үз эшеңне яратып башкару, шул вакытта гына үсәсе килә. Мин инде 10 елдан артык автобус шоферы булып эшлим. Бу вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, мин эшли башлаганда, мондый яхшы автобуслар юк иде дә бит. Пассажир транспортлары өчен махсус полоса булдыру буенча актив эш алып бару да булыша. Шәһәребездә машиналар бик күп, әмма әлеге полосага керүче йөртүчеләр саны кимегәннән кими бара”, - дип билгеләде Андрей Митрофанов.
Гомумкоманда зачетында “ПАТП-4” МУП иң яхшы предприятие исемен алды. Илсур Метшин чарада катншучыларның барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм шәһәр конкурсында җиңү яулаганнарга диплом, медаль, кубок, шулай ук акчалата бүләкләр тапшырды.
“Пассажирларны йөртү белән шөгыльләнә торган безнең предприятиеләрдә 1700-ләп шофер һәм кондуктор эшли. Пассажирларның иминлеге, аларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү сездән тора, димәк, безнең халыкның кәефе дә күп очракта сезгә бәйле. Казанлылар көн саен җәмәгать танспорты хезмәтеннән файдаланалар. Бердәм хезмәтебез аркасында без бик күп уңышларга ирештек, күчмә составны яңарту гына ни тора. Алга таба да без бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки пассажирларны йөртү шәһәр хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе булып тора. Әлеге эш җиңелләрдән түгел, ни дисәң дә һәрбер йөртүченең үз кәефе бар, әмма сез һәрвакытта да югарылыкта булырга тиешсез, сез моңа ирешәсез дә. Иң яхшы йөртүче – башкалардан тизрәк баручы түгел, иң яхшы кондуктор да катырак кычкыруга карап билгеләнми. Иң яхшы хезмәткәрләр – үз һөнәрләренең чын белгечләре. Башкарган эшегез өчен рәхмәт, шул исәптән 2013 елгы Универсиада көннәрендәге эшегез аерым игътибарга лаек”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Җәмәгать транспортының иң яхшы йөртүчесе” һәм “Иң яхшы кондуктор” номинацияләреннән кала, конкурста шулай ук “Иң мөлаем кондуктор” (Екатерина Лукоянова), “Иң тәҗрибәле йөртүче” (Виктор Петров) һәм “Иң яшь йөртүче” дә (Тахиджан Акбаев) билгеләнде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсны үткәрү шәһәрдә пассажирларны йөртү эшенә зыян китермәде: чарада катнашучыларны аларның хезмәттәшләре алыштырып эшләде.