2012 ел нәтиҗәләре буенча 15519 тикшерелгәннәр арасында 19 наркотик кулланучы ачыкланган.
(KZN.RU, 14-нче октябрь). Психотроп матдәләр кулланучы кешеләрне ачыклауның бер проблемасы булып “наркотикларга” тест уздыру методикасының камил булмавы тора. Бу хакта бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников хәбәр итте. Ул психотроп матдәләр кулланучыларның чынбарлыктагы күләме теркәлгәннәргә караганда күбрәк булуын һәм аларның һәммәсенең шәхси профилактик хезмәткә мохтаҗ булуын аңлатып китте.
“Тик шәхси профилактикада әлеге базаны билгеләр өчен, психотроп матдәләр куллануны ачыклау методикасын үзгәртергә кирәк. Кайчакта без кешенең адекват булмаган халәттә булуын күрәбез, тик тест аның наркотик куллануын еш кына күрсәтми, яңа матдәләр өчен әле маркерлар кертелмәгән”, - дип өстәде Валерий Красильников.
Наркотик матдәләрне табып алу белән дә охшаш хәл. Шулай, 2013 елда Казан полицияләре тарафыннан 77 төрле психотроп матдә табып алынган, ә узган елда бу сан 48 генә булган. Шул ук вакытта наркобазардагы героин сегменты сизелерлек азайган – 12-дән 2%-ка төшкән. “Наркобазар төзелешендәге үзгәрешләр шулай тиз бара, хәтта Россия Хөкүмәте теге яисә бу матдәләрне тыелганнар исемлегенә кертергә дә өлгерми. 155 очракта табып алынган матдәләр нәкъ менә шул сәбәп буенча наркотик яисә көчле тәэсирлеләргә кертелмәде, алар “легаль” наркотиклар дип атала”, - дип җиткерде Валерий Красильников. 2013 елның 9 аена Казанда, гомуми бәясе 23 млн. сумнан артык булган 72,5 кг наркотик матдә, шул исәптән 12 кг.-нан артык синтетик наркотик һәм 56 кг каннабис төркеменнән табып алынган.
Бүген наркологогик исәптә 7 мең казанлы тора, аларның 3833-ендә “наркотик матдәләрдән бәйле булу синдромы” , калганнары психотроп матдәләрне вакыты-вакыты белән куллану нәтиҗәсендә исәпкә куелган. Шул ук вакытта теркәлгән наркотик кулланучылар арасында бары тик 33 балигъ булмаган бала бар. Валерий Красильников фикеренчә, бу чынбарлык статистикадан бик ерак тора. 49 балигъ булмаган бала законсыз рәвештә наркотик матдәләрне әйләнештә йөртү сферасында җинаять кылган һәм административ хокук бозган өчен тотылган.
Валерий Красильников 27 мең яшь казанлыны профилактик тикшерүнең нәтиҗәләрен дә хәбәр итте: бары тик 7 наркотик кулланучы гына ачыкланган. “Бу тикшерү методикасының камил булмавы хакында сөйли”, - дип ассызыклады Казан полициясе җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнар арасында барган профилактик эшләргә яшүсмерләрнең яки әти-әниләренең психоактив матдәләрне кулланулары хакында дәвалау һәм мәгариф учрежденияләренең хәбәр итмәве тискәре йогынты ясый. “Беренчеләре табиб серенә кайтарып калдыра, икенчеләренең уку йортлары рейтингын төшерәсе килми”, - дип аңлатты Валерий Красильников. Казан Мэры Илсур Метшин полиция җитәкчесе фикерен хуплады һәм уку йортлары директорлары беренче чиратта утырган кәнәфиләрен түгел, ә, булган проблемаларны яшермичә, балаларны наркотиклардан сакларга тиешләр, дип ассызыклады.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов, Республика наркологик диспансеры күрсәткечләре буенча, наркотик матдәләр кулланучыларны беренче тапкыр ачыклау соңгы 3 елда сизелерлек кимегән. 2013 елның 6 аена наркомания белән беренче тапкыр чирләүчеләр узган 2012 елның әлеге чоры белән чагыштырганда (56 һәм 75 кеше) 25,4 %-ка әзрәк.
Рамил Әхмәтов сүзләренчә, 15 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге казанлылар арасында наркотик кулланучыларны ачыклауның түбән процентлары травмотология бүлекләре һәм травмотологик пунктлар оештырган тестларны үтүдән массалы баш тарту белән бәйле. “Закон актлары нигезендә тест пациентның үз ризалыгы булган очракта гына үткәрелә”, - дип аңлатты Рамил Әхмәтов. Нәтиҗәдә, поликлиникада тикшерелгән 964 кешедән марихуанага 2 уңай нәтиҗә табылган. Шулай ук агымдагы елда 2013 елгы Универсиадага волонтерлыкка 13124 кандидат тикшерелгән, араларында бер наркотик кулланучы табылган. Наркологик медицина тикшерүләре мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү йортлары студентлары, 2006 елдан хәрби хезмәткә алыну яшендәгеләр арасында үткәрелә. 2012 ел нәтиҗәләре буенча 15519 тикшерелгәннәр арасында 19 наркотик кулланучы ачыкланган.
“Наркоманнар саны буенча рәсми статистиканың чынбарлыкта булган белән бермә-бер булуы беркемгә дә сер түгел, шуңа күрә безнең позиция аңлаешлы һәм гади булырга тиеш – башны комга яшермәскә һәм максималь дәрәҗәдә актив профилактик эшләр үткәрергә. Республиканың башка шәһәрләренә караганда Казанда наркотикларга бәйле кешеләрнең күләме әз булуы яхшы, тик идиллиягә әле безгә ерак. Федераль структурамы ул, муниципальмы, мәгариф яки дәвалау оешмасымы, җәмәгать оешмасымы – без бөтенебез дә хәбәрләшеп эшләргә тиеш. Өлкәләр арасында үзара бәйләнеш – безнең хезмәтнең нигезе булып тора”, - дип йомгаклады Казан Мэры Илсур Метшин.