Иртәгәге көннән алып 2014 елның 15-нче апреленә кадәр юл комплексы кышкы шартларда эшләячәк.
(KZN.RU, 14-нче октябрь). Иртәгә, 15-нче октябрьдән, Татарстан башкаласында юлларны кышлыкта тәэмин итүнең рәсми сезоны башлана. Шәһәрнең бөтен хезмәтләре һәм төзекләндерү оешмалары беренче кар һәм бозлавыкны нык коралланып каршы алу өчен теләсә нинди, шул исәптән иң катлаулы һава шартларына да әзер торырга тиеш. Әлеге йөкләмәне бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин бирде.
Җыелышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, климат шартларын исәпкә алып Казанда юлларны кышкылыкта тәэмин итү вакытының рәсми дәвамлылыгы 181 көнне тәшкил итә. Иртәгәге көннән алып 2014 елның 15-нче апреленә кадәр юл комплексы кышкы шартларда эшләячәк. Ул, шулай ук, әзерлек эшләренең төп күләме алар башланганчы ук башкарылганын әйтте.
Игорь Куляжев махсус техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзер булуы хакында да төгәл җиткерде. Ул, 2011 елда Казан юлларын тәэмин итүдә яңа технологияләр кертү буенча комплекслы программа гамәлгә кертелгәч, чистарту техникасы паркының сизелерлек дәрәҗәдә яңартылуын искә төшереп үтте. Гомумән 1,16 млрд.сумга 218 данә заманча махсуслаштырылган техника сатып алынган, аларның 154-е кышкылыкта тәэмин итү өчен һәм гомуми суммасы 852 млн. сумны тәшкил итә.
“Заманча комбинацияле юл машиналарының хәрәкәт тизлеген арттыру һәм бозга каршы материалны куллану нормасының аз булуы нәтиҗәсендә без, сыйфатны югалтмыйча, юлларны чистарту вакытын кыскарта алдык, ә кар тутыру техникасының югары җитештерүчәнлеге нәтиҗәсендә кар чыгару вакыты кыскарды”, -дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Ул шулай ук ел дәвамында тротуарларны чистартып тору эшләре өчен 10 данә тротуар чистарту машинасы сатып алынуы хакында да искәртте. Бүгенге көндә шәһәрдәге чистарту техникасы паркы 655 данә техникага ия. “Бүгенгә махсус чистарту техникасы паркының кышка әзерлеге тулысынча тәэмин ителгән”, - дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул һава шартларының кискен начараюы, дәвамлы һәм көчле кар яуган очракларда кирәк булган вакытта кар көртләре белән көрәшер өчен, 2013 елда эшләп килгән “Буран” оператив планы кысаларында, башка оешмаларның өстәмә эш көчләрен һәм техникасын җәлеп итәргә мөмкин диде. Әлеге план буенча кыска гына вакыт эчендә техника күләмен 1000 данәгә җиткерү мөмкинлеге бар.
Кар чистарту вакытында эшне дөрес итеп оештыру мөһим урын алып тора. Чистарту техникасы эшенең координациясе мониторинг һәм идарә итүнең спутник системасы ярдәмендә чынга ашырылачак. Ул махсус техниканың күләмен һәм хәзерге вакыт режимында, гомуми эш вакытында аның урнашкан урынын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Игорь Куляжев, беренче чиратта, карның 1 категорияле, җәмәгать һәм башка транспортларының көчле хәрәкәте булган юллардан чистартылуын әйтте. Алар юлларның гомуми мәйданының 60%-ын тәшкил итә (12,2 млн. кв. м.).
Казанда кар катламының калынлыгына карап карны чыгаруның номартив сроклары түбәндәгечә билгеләнгән: карның калынлыгы 6 см.-га кадәр булса - 1-2 көн; кар калынлыгы 10 см.-га кадәр булган очракта 4 көннән дә күп түгел.
“Синоптиклар фаразына карамастан, беренче кар шәһәрдә яшәүче халыкның күпчелеге өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә була. Тик бу шәһәр хезмәтләре өчен түгел. Юлларның тәэмин итү өчен җаваплы булган бөтен оешмалар да кышкы чорда иң авыр шартларда эшләүгә әзер булырга тиеш. Хезмәтләрнең ничек эшләве турында тәэсирләр беренче көннәрдән үк кала. Без беренче бозлавыкны һәм карны ныклап коралланып каршы алырга тиеш, - диде Илсур Метшин. – Әлеге тармакка күп акчалар бирелгән. Техника сатып алынган, белемле белгечләр алынган, чистарту технологиясе үзе тулысынча үзгәртелгән. Әлеге мәсьәләләр хәл ителгән. Без теләсә нинди стихияне нык коралланып каршы алырга тиеш”.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе узган кыш дәвамында шәһәр урамнарыннан 650 мең тонна кар чыгарып түгелгәнен искә төшерде. Аларның яртысы диярлек (300 мең тонна) алты стационар кар эретү пунктларында утильләштерелгән (Җиңү проспекты, Портлы, Техника, Васильченко, Несмелов, Воровский урамнары буенча). Алар барысы да эш халәтенә китерелгән, Җиңү проспекты буенча кар эретү пунктында, моңа кадәр кар эретү белән бәйле булган проблемаларны хәл итәргә ярдәм иткән, яңартылу эшләре башкарылган.
“Гамәләдәге кар эретү пунктлары гомумән 12 мең кубометрга кадәр яки тәүлеккә 7 мең тоннадан артык кар кабул итә ала. Башкача әйткәндә, 6 см.-га кадәрле явым-төшем күләме һәм бертуктаусыз кар кабул иткәндә штатлы режимда эшләп без җыелган карны тулысынча кар эретү пунктларында утильләштерә алабыз. Әгәр дә күбрәк кар яуса, шәһәрнең бөтен районнарында да өстәмә, гомуми мәйданы 28 га булган, 13 вакытлыча кар урнаштыру урыннары эшләп торачак”, - диде Игорь Куляжев
Шәһәрнең үзәк өлешендә гомуми куәтләре тәүлегенә 1600 тонна булган 2 күчеп йөри торган кар эретү җайланмасы эшләячәк. “Юлларда һәм тротуарлардагы бозлавык белән көрәшер өчен без тагын да нәтиҗәлерәк каты реагент куллануны актив дәвам итәчәкбез”, -дип хәбәр итте Игорь Куляжев. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге бозга каршы материал тирә-юньгә азрак зыян сала, яңгыр сулары коллекторларын томаламый. Шулай да, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары искәртеп үткәнчә, матди сәбәпләр аркасында комлы-тозлы катнашмадан шәһәр әлегә тулысынча баш тарта алмый. Каты реагент 1 категорияле юлларда һәм транспорт чишелешләрендә кулланылачак, башка урамнарда бозга каршы эшкәртү традицион ысул белән дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта, Игорь Куляжев сүзләренчә, комлы-тозлы катнашма тулы күләмдә әзерләнгән (100 мең тонна). Каты боза каршы регагент 4 мең тонна күләмдә бар. Гомумән, кышкы вакытта 1 категорияле юлларны тәэмин итү өчен кирәк булган реагент күләме 24 мең тоннаны тәшкил итә, шуңа күрә киләсе ел башында аны өстәмә сатып алу планлаштырыла.
Игорь Куляжев, шулай ук хәзерге вакытта юлларны тәэмин итүне финанслау күләме турында да җиткерде. Безнең шәһәрдә бер квадрат метр юлны тәэмин итү өчен, бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә калып 22 тиен тотыла. Шул ук вакытта Республика инженер-техника үзәгенең икътисади нигезләнгән бәясе 3,5 тапкырга күбрәк һәм 73 тиенне тәшкил итә. Идел буендагы эре шәһәрләрдә юлларны тәэмин итү бәясенең чагыштырмача анализы әлеге күрсәткечнең Казанда Әстерханнан – 2 тапкырга, ә Түбән Новгород, Пермь, Уфа, Самарадан 1,5 азрак булуын күрсәтә.
“Шәһәр хезмәтләре вакытында карны чистарту һәм хәрәкәтне туктатмау өчен вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер булырга тиеш. Теләсә нинди һава шартларында да шәһәрнең туктап калмавы мөһим”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук чистарту объектлары яннарындагы яшел зоналарны саклап калу өчен җаваплылыкның да юл хезмәтләре өстендә булуын искәртте. “Оешма җитәкчеләре дә, махсус техника шоферлары да яшь үсентеләр булган мәйданнарны белергә тиеш, - диде шәһәр башлыгы. – Инде эшләнелгәнне юкка чыгармас өчен әлеге мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтү сорала.