(KZN.RU, 21-нче октябрь). Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре актив рәвештә эшләрен дәвам итә. Авыл хуҗалыгы өчен авыр һәм коры ел булуына карамастан, Татарстан авыл халкы шәһәрлеләргә яхшы уңыш алып килде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең барышы турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов җиткерде.
Бу елда Агросәнәгать паркы территориясе (Аграр ур., 2) традицион көзге авыл-хуҗалыгы ярминкәләренең төп мәйданчыгы булды. Моннан кала, ярминкәләр тагы 4 мәйданчыкта оештырылды:
Мәскәү районында (Коләхмәтов ур., 31, “Удача” сәүдә үзәге артындагы территория);
Совет районында (Дәрвишләр бистәсе, Совет ур., 18, Сәет Галиев исем. мәдәният йорты каршында);
Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп һәм берәмләп сату базары” ААҖ);
Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39, 123-нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда).
Агросәнәгать паркында ярминкәләр 7-нче сентябрьдән башланды, калган мәйданчыкларда – 21-еннән. И.Кузнецов хәбәр иткәнчә, ярминкәләр эшли башлаганнан бирле 130 млн. сумлык авыл-хуҗалыгы продукциясе сатылган. Шуларның 40%-ы Агросәнәгать паркында сатылган. Казан ярминкәләрендә үз продукцияләрен республиканың 20 агрохолдингы, һәм Татарстанның 24 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итә.
Продукцияләр җитештерүчеләрнең үзләреннән турыдан-туры килүе ярминкәләрнең бәхәссез уңай ягы булып тора, биредә арадашчылар да, товарларга өстәлгән хаклар да юк. Бу исә казанлыларга арзан бәягә продуктлар алырга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, ярминкәдә бер кг бәрәңгенең уртача бәясе – 12 сум, суган – 15 сум, кәбестә 10 сумнан йөри. “Уртача алганда, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге продукциянең бәясе кибеттәгегә караганда 20-50%-ка түбәнрәк”, - дип аңлатып китте Иван Кузнецов. Моннан кала, итләрнең төрләре “Казан” агросәнәгать паркында шәһәрнең башка нокталары беләнчагыштырганда 1,5-2 тапкырга арзангарак чыга.
“Агросәнәгать паркының төп бурычы – авыл хезмәтчәннәренең үзләренә, арадашчыларга мөрәҗәгать итеп тормыйча, яхшы шартларда үзләренең товарларын сату. дөресен генә әйткәндә, Агросәнәгать паркы шул ук ярминкә инде, әмма ул ел әйләнәсе эшли һәм сәүдә стандартларына тулысынча җавап бирә”, - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Иван Кузнецов ярминкәләрдә тәкъдим ителгән товарлар бәясе ягыннан гына түгел, ә ярминкәләрнең урнашу уңайлылыгы һәм шәһәр халкының аларга булган ихтыяҗлылыгын да билгеләп үтте: иртәнге 7-дә ярминкәләр халык белән тулы була.
Авиатөзелеш районындагы ярминкәгә аерым игътибар юнәлтелде. Анда, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары фикеренчә, транспортларның һәм сату объектларының уңайсыз урнашу схемасы күзәтелә, әйтик, керү төркемнәре ачык күрсәтелмәгән, продукция рациональ урнашмаганга күрә килүче халык агымы катнашкан, ә трамвай юллары янындагы сәүдә, гомумән, кешеләрне һәлакәткә китерергә мөмкин. Район башлыгына әлеге мәсьәләне карап бетерергә кушылды.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин фикеренчә, ярминкәдә сатып алучыларның иминлеге белән беррәттән уңайлылык та әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шәһәр башлыгы шулай ук “Казан” Агросәнәгать паркына халыкны активрак җәлеп итәргә кушты: “Комплексны тулы көчкә эшләтергә һәм шәһәрнең барлык районнарыннан да барып булырлык уңай юлларны мөмкин булган кадәр тизрәк эшләргә кирәк”.