Халыкның мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, социаль өлкә һәм мәгариф эшчеләре, пенсионерлар кебек төркемнәренең 50%-ына вакцина ясалган.
(KZN.RU, 21-нче октябрь). 96 мең 109 казанлы грипптан түләүсез вакцина ясаткан. Бүгенге көндә грипп һәм ОРВИ белән авыру күпьеллык урта күрсәткечләре дәрәҗәсендә саклана. Мондый мәгълүматларны бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов китерде.
Алынган “Гриппол” вакцинасының гомуми саныннан яртысы (48%) инде тотылган. Исегезгә төшерәбез, быел милли календарь кысаларында план буенча 270 меңнән артык кешегә привика ясалырга тиеш.
Хәзерге вакытта, профильле Идарә башлыгы сүзләренә караганда, вакцинацияләү активрак бара. Халыкның мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, социаль өлкә һәм мәгариф эшчеләре, пенсионерлар кебек төркемнәренең 50%-ына вакцина ясалган.
Рамил Әхмәтов әлегә грипп һәм ОРВИ белән авыру күпьеллык урта күрсәткечләре дәрәҗәсендә булган вакытта прививканы ясатып калуның иң кулай вакыты дип белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, вакцинацияләүгә тиешле игътибар бирергә кирәк. “Вакцинация ясау авырудан саклый, димәк, хезмәт коллективының күпчелек өлешен эшкә яраклы килеш калдыра. Шуңа күрә ММЧ каналлары, барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, әлеге мәгълүматны шәһәр халкына җиткерү мөһим”, - дип йөкләде Мэр.