Башкарма комитетта шәһәрне санитар җыештыру һәм төзекләндерү буенча ункөнлек нәтиҗәләрен чыгардылар.
(KZN.RU, 21-нче октябрь). Бүген Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Шәһәркүләм җыештыру һәм санитар чистарту, шәһәрне төзекләндерү ункөнлеге нәтиҗәләрен чыгардылар. Шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, 9-10 октябрь көннәрендә узган ункөнлектә 55 меңнән артык кеше катнашкан, чараларга 1800 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Көнкүрешнең каты калдыклары полигоннарына хисап тоту чорында 55 мең куб.м чүп, аерым алганда 46 мең куб. м көнкүреш һәм эре габаритлы төзелеш чүбе чыгарылган. Ункөнлек чорында 4 меңнән артык ишегалды, 126 бакча, парк һәм сквер, 439 контейнер мәйданы һәм 1620 контейнер тәртипкә китерелгән.
Подрядчы оешмалар көче белән ут баганаларын, светофорларны, юл билгеләрен һәм тукталыш павильоннарын ремонтлау һәм чистарту эшләре башкарылган.
Узган шимбәдә Казанда Шәһәрне санитар чистарту ункөнлегенең тәмамлау этабы буларак җыештыру өмәсе булды. Игорь Куляжев мәгълүматына караганда, шәһәрне генераль җыештыруда 31 мең казанлы катнашкан. Җыештыру өмәсе узган көндә мәктәп, техникум, юагры уку йортлары, Казан предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешма хезмәткәрләре аеруча актив катнашкан. Узган еллардагы сыман, теркәлгән территорияләрен җыештыруга Башкарма комитет структуралары һәм Аппарат, Казан шәһәре Думасы, район администрацияләре, муниципаль учреждение хезмәткәрләре чыккан. Җыештыру өмәсе көнне 7 мең куб.м төрле калдык чыгарылган, эш өчен 305 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин җыештыру өмәсендә кайсы предприятиеләрнең аеруча актив катнашканлыгы белән кывзыксынды. Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә традицион фронт “Казаноргсинтез” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Нәфис Косметикс” ААҖ кебек предприятиеләр катнашкан. Шәһәр башлыгы елдан-ел җыештыру өмәсенә чыккан предприятиеләргә рәхмәт әйтү юлларын табарга кушты. “Кайберәүләр җыештыру өмәсен – Совет заманына кайтара торган кичәге көн дип саный. Әмма җыештыру өмәләре Казанда узган, бар һәм булачак, бу шәһәребезгә булган мәхәббәт һәм теләктәшлекне сүз белән генә түгел, эштә дә күрсәтү”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Агач утыртуга килгәндә, “Яшел рекорд” шәһәр проекты кысаларында быел көзен планлаштырылган санның яртысы – 10 мең агач (46%) утыртылган. Узган атнада гына утырту өчен яңа территорияләрне 7 мең агач, шул исәптән, ишегалларында 2 мең үсенте һәм юл буйларында, паркларда, скверларда һәм бакчаларда 1,4 мең зур булып үсә торган агач утыртылган.
Узган шимбәдә яшел үсентеләр утырту эше 90 мәйданчыкта үткәрелгән, шул исәптән, 3 меңнән артык агач утыртылган. “Яшел рекорд” проектына килеп кушылган предприятиеләр ялларда Һади Такташ, Әмирхан проспекты, С.Хәким, Восстание, Батыршин, Богатырев урамнарында 1,2 мең агач утырткан. Игорь Куляжев искә төшереп узганча, агач утырту өчен төп урыннар 296-99-25 телефон номеры буенча кайнар линия аша килеп ирешкән шәһәр халкы теләген исәпкә алып сайлана.
Илсур Метшин “Яшел рекорд” проектында катнашу өчен Казанның югары уку йортлары белән эшне көчәйтергә кушты. “Аерым бер предприятие яисә югары уку йортының катнашучылар исемлегеннән төшеп калуын булдырырга ярамый. Барлык предприятие һәм югары уку йортларының проектта катнашуы безнең өчен принципиаль мәсьәлә”, - дип өстәде Мэр.