2013 елда Казан чигендә чүп җыелуның 175 урыны ачыкланган
(KZN.RU, 21-нче октябрь). Шәһәр башлыгы, административ-техник инспекция идарәсенең башлыгы Әлфир Шәмсетдиновның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендәге хисабын тыңлаганнан соң, ел саен рөхсәтсез чүп җыелуның урыннарына бәйле хәлне җентекләп анализларга кушты.
“Әгәр ел саен бу хәл кабатлана икән, димәк, системалы карарлар кабул итәргә кирәк. Бәлки, кешеләргә чүпне ташлау урыны каралмагандыр, чүпне түгү буенча ясалган килешүләр үтәлешен начар тикшерәбездер”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. “Әлеге мәсьәләләрне карап тикшерегез һәм тиешле карар кабул итегез. Атна ахырына кадәр бу сорау буенча эш киңәшмәсе үткәрергә кирәк”, - дигән бурыч куйды шәһәр башлыгы Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасарлары Александр Лобов, Игорь Куляжев, Иван Кузнецов һәм АТИИ башлыгына.
Аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, 2013 елда Казан чигендә чүп җыелуның 175 урыны ачыкланган. Шуларның 139 урыны муниципалитет җирләрендә, 36-сы – башка милекчеләр җирләрендә, дип төгәллек кертте ул. АТИИ башлыгы билгеләп үткәнчә, 2013 елның яз һәм җәендә шәһәр чигендә Идарә хезмәткәрләре 161 рөхсәтсез чүп җыю урыны ачыклаганнар. Шуларның 69-ы – чүплек, 15-е – иске корылма калдыклары, 49 чүп өеме, 29 чүпләнгән территория. Ункөнлек чорындагы рейдлар барышында административ-техник инспекция хезмәткәрләре рөхсәтсез чүп җыелу урыннарының яңа урыннарын, шулай ук элек бетерелгән урыннарда кабат чүп өемнәре урыннарын ачыклаган. Шулай итеп, рөхсәтсез чүп җыелу урыннарының саны 175-кә җиткән.
“19-нчы октябрьгә рөхсәтсез чүп җыелу урыннарының 83%-ы чистартылган. 62 чүплек, 56 чүп өеме бетерелгән, 27 чүпләнгән территория чистартылган. Шул чүп бетерелгән 145 урынның 118-е муниципалитет җирләрендә, 27-се башка милекчеләрнең җир кишәрлекләрендә урнашкан”, - дип хәбәр итте Ә.Шәмсетдинов.
Аның сүзләренә караганда, ункөнлек чорында 10 чүплек, 5 чүп өеме бетерелгән, чүпләнгән бер территория чистартылган. Шул ук вакытта ике территориядә чүплекләр кабат барлыкка килгән. “Ункөнлек чорында барлыгы 10 урында кабат оешкан чүп өемнәре ачыкланган. Шулай итеп, шәһәр чигендә бетерелмәгән 38 рөхсәтсез чүп җыелу урыны кала, шулар арасында 8-е бу ел башында бетерелгәннән соң кабат барлыкка килгән. Алар арасында 14 чүплек, иске корылышлар булган 9 территория, 10 чүп өеме, 5 чүпләнгән территория бар. Шул урыннарның 76%-ы муниципалитет җирләрендә урнашкан”, - дип билгеләде Ә.Шәмсетдинов.
АТИИ үткәргән анализ күрсәткәнчә, шәһәрдә ел саен рөхсәтсез чүп җыелган 48 җирлек бар, шуларның 25 урынын чүплек разрядына кертеп була. Шулардан 39 урын ел саен бетерелеп килә (29 – муниципалитет территорияләрендә, 10-сы – башка милекчеләр территорияләрендә). “Чүпләнгән территорияләрнең төп өлеше – сәүдә яисә периферия зоналары”, - дип белдерде Идарә башлыгы.
“Безнең өчен периферия юк. Барлык территория Казанга керә, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Шәһәр үзәгендә дә, аның чигендә дә бертигез чиста булырга тиеш. Шәһәр хуҗалыгының барлык әгъзаларын да бер үк таләп белән тәртипкә өйрәтергә кирәк”.