Объектлардагы эшне 2 сменада алып бару бурычы куелды, шул очракта балалар бакчалары да тизрәк кулланышка тапшырылачак.
(KZN.RU, 18-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин яңа балалар бакчаларының төзелеш барышы белән танышты. Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның муниципаль учреждениеләре өчен билгеләнгән берничә мәйданчыкны карады һәм яңа учреждениеләрнең җитәкчеләре вазифаларына бәйге игълан итәргә чакырды.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Башкарма комитетның Шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Наил Минвәлиев, Казан шәһәре Думасы депутаты Иршат Минкин, ТР Төзелеш министрлыгы, подрядчы оешма вәкилләре һәм башкалар бар иде.
Исегезгә төшерәбез, яңа төзелеш өчен Ш.Усманов, Нокса авышлыгы, Ч.Айтматов, Ломжа, Гаврилов, Симонов урамнарында җир участоклары, шулай ук Бондаренко, Әпсәләмов һәм Чистай урамнары белән чикләнелгән территория бүлеп бирелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мзгариф учреждениеләре 2013 елдагы республика балалар бакчаларына булган зур чиратны киметү максатыннан булдырылды, ул федераль һәм республтка бюджетыннан финанслана.
Ломжа урамындагы участокта яңа объект өчен территория инде чистартылган һәм киртәләнеп алынган, нигез чокыры казылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Мэрга җиткергәнчә, подрядчы – “Ак таш” ҖЧҖ – нигезнең бетон әзерлеген алып бара. Моннан соң монолит “мендәр”не урнаштыру буенча эшләр башланачак. “Подрядчы бик тиз эшкә керешеп китте”, - дип билгеләде А.Нигъмәтҗанов.
Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров Мэрга хәбәр иткәнчә, “Азино-2” микрорайонында гына да балалар бакчасына чиратта 4,5 мең сабый тора икән. Планлаштырылган җиде бакчаның өчесе нәкъ менә әлеге микрорайонда төзеләчәк. Аларның гомуми сыйдырышлылыгы 550 урынга исәпләнгән.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Азино-2”-дәге социаль инсфраструктура әлегәчә калыша. “Биредә торак тузган торакны бетерү программасы буенча төзелде. Ул вакытта социаль инфраструктурага бары тик җир участоклары гына бүленде, ә төзелеш өчен акча булмады”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Соңыннан шәһәр башлыгы Ш.Усманов урамы, 11 адресы буенча урнашкан мәйданчыкны карады, биредә балалар бакачсы Мәскәү районының 2-нче номерлы гимназиясе белән янәшә урнашачак. Нигез чокырын әзерләү эшләре биредә шулай ук башкарылган.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, объектларның кыска вакыт эчендә тормышка ашырылуы бер типтагы проектлар буенча төзелүенә бәйле. Мэр проектларның эштә сыналган булуларын һәм һәрбер балалар бакчасының кабатланмаслыгы мәгариф концепциясе тарафыннан оештырылачаклыгын билгеләп үтте.
“Кабатланмас балалар бакчаларын тәрбиячеләр һәм җитәкчеләр оештыра. Бу бакчаның концепциясеннән, ягъни мәгариф процессысының һәм балалар өчен уңайлы атмосфераның булдырылуыннан тора. Төзелеш тәмамланчыга кадәр үк, җитәкчеләргә бәйге игълан итәргә кирәк, һөнәри тәҗрибәләре, эшләү теләге һәм концепция креативлыгы төп критерийлардан булачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Соңыннан Илсур Метшин Гаврилов, Әпсәләмов һәм Симонов урамнарындагы балалар бакчалары төзелешен алып баручы подрядчылар белән очрашты. Симонов урамындагы төзелеш мәйданчыгында нигез чокыры өч көндә әзерләнгән. Мэр подрядчыларга эш темпларын тизләтергә һәм кар ява башлаганчыга кадәр булдыра алганча күбрәк эш башкарып калырга кушты.
“Төзелешкә акчаларның әле яңа гына бүленүе кызганыч, әлбәттә, шуңа да без октябрь уртасында гына тотына алдык, әмма балалар бакчалары безгә дә, сабыйларга да бик кирәк, шуңа да фикер алышуларны туктатып, үзебезгә йөкләнгән вазифаларны үти башларга вакыт”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Объектлардагы эшне 2 сменада алып бару бурычы куелды, шул очракта балалар бакчалары да тизрәк кулланышка тапшырылачак. “Акча бар, төзүчеләр бар. Объектларны тиешле сыйфатта һәм тиешле вакытка өлгертергә бөтен шартлар да бар, дип уйлыйм”, - диде шәһәр башлыгы.