Чарада Р.Миңнеханов һәм И.Метшин катнаштылар.
(KZN.RU, 18-нче октябрь). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Арбитраж судының яңа бинасын төзүне башлап җибәрделәр. Беренче ташны салу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль Арбитраж судының Идел буе округы рәисе Юрий Глазов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча баш инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнаштылар.
Бүгенге көндә ТР Арбитраж суды судьялары Казанда биш урында эшләрен алып баралар, суд утырышлары махсус залларда түгел, ә судьялар кибинетларында уза. Шуңа күрә яңа бинаны төзү ихтыяҗы күптәннән бар инде.
Ново-Песочная урамында урнашачак яңа 7 катлы бина мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк һәм 85 судья эшен алып барырлык булачак. Төзелеш федераль программа буенча РФ бюджетыннан финансланачак, төзелеш бәясе 1,7 млрд. сум була. Финанслау өч елга исәпләнгән, әмма ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков сүзләренчә, бинаны төзү киләсе ел дәвамында тәмамларга планлаштырыла, судьяларны тизрәк уңайлы шартларга күчерергә кирәк.
"Безнең хыял якынрак булган көн ниһаять килеп җитте, - диде Татарстан Президенты, - Без бу бинаны төрле формада һәм төрле урыннарда төзербез дип планлаштырган идек, һәм, ниһаять, Николай Новиков ярдәме белән федераль максатчан программа булышлыгында бу бина барлыкка киләчәк".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа бина хокукый дәүләт судларның нәтиҗәле эшләвен таләп иткәнгә кирәк, ә судларга уңайлы шартлар булдыру зарур. Татарстан Президенты бина төзелешен республика җитәкчелеге контрольдә тотачак, дип белдерде.
Федераль Арбитраж судының Идел буе округы рәисе Юрий Глазов үз чиратында шулай ук судларга яхшы эш урыннары булу зарури икәнлеген билгеләп үтте. "Татарстан актив рәвештә үсә, икътисады үсә, димәк, судларда ихтыяҗ булачак", - диде Юрий Глазов. Аның фикеренчә, ТР Арбитраж судының яңа бинасы Казанның визит карточкаларының берсе була ала.
Мөхтәрәм кунаклар, япманы алып, төзелеш башлануны символлаштыручы истәлекле ташны ачып җибәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
(А)