Казан Мэры рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча эш барышын тикшерде.
(KZN.RU, 17-нче октябрь). Җыештырылмыйча калган рөхсәтсез чүплекләрне санитар чистарту айлыгы дәвамында бетерергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрдәге чүплекләрне бетерү эше барышын тикшергән вакытта белдерде. Аерым алганда, рөхсәтсез чүп өемнәре булган Кызыл Татарстан урамында булып кайтты ул.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин, Идел буе һәм Вахитов районнарының администрация башлыгы урынбасары Евгений Варакин озата йөрде.
Әлфир Шәмсетдинов сөйләп узганча, Казанда чүп иң күбе җир һәм төзү эшләре барган урыннарда җыела. Аның сүзләренә караганда, көн саен Казанда чүплекләрне һәм аларны оештыручыларны ачыклау буенча Административ-техник инспекциясенең 60 инспекторы эшли. Җәйге сезон нәтиҗәләре буенча Казанда 162 рөхсәтсез чүплек теркәлгән. Бүгенгә аларның 130-ыннан күбрәге, ягъни, 80%-ы бетерелгән.
Кызыл Татарстан урамы буенча гомуми мәйданы 2,6 га булган җир участогы, ачыкланганча, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына теркәлгән. Илсур Метшин билгеләп узганча, җир хуҗасының югары статусына карамастан, барыбер җыештырырга кирәк, һәм ул кыска вакыт эчендә учреждение җитәкчелегенә элемтәгә чыгып чүплекне бетерү вакыты турында килешергә кушты.
“Җирнең хуҗасы бар. Без муниципаль җирләрдә җыештырган кебек, алар да монда җыештырырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.
“Без көн саен урамнарны җыештыру белән мәшгуль. Санитар чистарту айлыгы мондый чүплекләрне бетерү өчен игълан ителә. Бездә төзекләндерүнең анык кагыйдәләре эшләнгән, алар үтәлергә тиеш. Җитди штрафлар кертелгән. Шәһәр үзәгендә тәртип булдырдык, әмма шәһәр читендә дә болай булырга тиеш түгел. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга җәза бирергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.