Һәйкәлләрне реставрацияләүгә тотылачак чыгымнарның гомуми күләме 11,5 миллиард сум тәшкил итәчәк
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). Алдан исәпләүләргә караганда, Казанның тарихи үзәген торгызуга 7 миллиард сум тотылган. Барлык реставрация эшләреннән соң чыгымнарның гомуми күләме 11,5 миллиард сумга кадәр артачак, аларның күпчелек өлеше шәхси инвестицияләрдән гыйбарәт. Мондый саннарны бүген Казан шәһәре Думасының XXV сессиясендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин яңгыратты.
Депутатлар Казан территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану һәм популярлаштыру эшенең кайбер нәтиҗәләрен тыңлап китте. Владимир Фомин билгеләп узганча, мәдәни мирас объектларын саклау эшендә шәхси-дәүләт партнерлыкны үстерү шактый зур нәтиҗә биргән. Шулай итеп, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе мәгълүматларына караганда, Карл Фукс Йорты (Мәскәү ур., 58), “Милләт” басмаханәсе (Нариманов ур., 62), Свешников Йорты (Гладилов ур., 22), “Казанское подворье” (Бауман ур., 9) кебек шактый билгеле һәйкәлләрне реставрацияләү тәмамлау стадиясендә.
Мәскәү, Г.Тукай, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, З.Солтан урамнарына кабатланмас архитектур “йөзләре” кайтарылды, ә Иске Татар бистәсе, Казан Кремленнән соң, Татарстан башкаласының икенче визит карточкасына әйләнде.
В.Фомин мәгълүмат җиткергәнчә, тагын 20 һәйкәлдә, аерым алганда Петцольд заводында (Тукай ур., 95) һәм Дружинина Йортында (З.Космодемьянская ур.,2) эш башланган. Исегезгә төшерәбез, шәһәр территориясендә барлыгы 552 мәдәни мирас объекты урнашкан, шуларның 119-ы федераль. 370-е – региональ һәм 63 объект җирле әһәмияткә ия.
Депутатлар Казанның тарихи үзәген торгызу өчен махсус оештырылган “Иске шәһәр” префектурасы эшенең уңай нәтиҗәсен билгеләде. Иске Татар бистәсе территориясендә трамвай юлларын демонтажлау, төзекләндерү, тротуарларны җиһазландыру, юл катламын алмаштыру буенча масштаблы эшләр үткәрелгән. Сүз уңаеннан, Иске Татар бистәсен моның белән регенерацияләү тәмамланмаячак. Алда әле – Кабан күле яр буен һәм Фәтхуллин урамын төзекләндерү.
“Тарихи үзәкне торгызу – бер ел эчендә башкарыла торган эш түгел. Шәһәр бу мәсьәләдә югары планка алды һәм безнең бурычыбыз аны саклаудан гыйбарәт”, - дип нәтиҗә ясады В.Фомин. Шәһәрнең генераль планына төзәтмәләр кертү белән саклау зоналары проектын һәм Казанның җир биләмәләре һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау мәсьәләләре хәл ителмәгән.
ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова үз чиратында тарих һәм мәдәният һәйкәлләре торышының Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча куркыныч хәлдә икәнен ассызыклады. Аның мәгълүматларына караганда, илебездә һәйкәлләрнең 30%-ы гына канәгатьләнерлек хәлдә. “Әлеге тенденцияне үзгәртү, Казандагы һәйкәлләрнең бер өлешен реставрацияләүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Икенчедән, һәйкәлләрнең милекчеләре белән зур эш алып барылды. “Мин – хуҗа, теләсә нәрсә эшлим” кебек фикерне җимерә алдык”, - дип өстәде ул. 2012 ел, һичшиксез, үзгәреш елы булды, аеруча проблемага ия булган объектлар буенча торглар нәкъ шул елда узды, якын арада алар шәһәрнең туристик магнитларына әйләнәчәкләр, дип билгеләде Светлана Персова.
“Бу эштә без беренчеләр. Аерым законнарның булмавына карамастан, ведомствоара эшенең актив алып барылуы, милекчеләр белән даими әңгәмәләр аркасында, без башкалабызның тарихи һәйкәлләрен торгызу буенча дөрес юлга чыктык”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры Илсур Метшин.
Тулаем алганда, депутатлар Казанның тарихи үзәген торгызу һәм саклау буенча алып барылган эшне хупладылар һәм Башкарма комитетка эшне шул юнәлештә дәвам итәргә йөкләделәр.