Иршат Минкин башка эшкә күчүе сәбәпле вазифасыннан азат ителде.
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин вәкаләтләрен калдыруы турында гариза язды. Депутатлар беренче вице-мэрның китүен, шулай ук әлеге вазифага Оскар Прокопьевның билгеләнү карарын кабул иттеләр.
Казан Мэры Илсур Метшин Иршат Минкиннның “юллар төзелеше белән бәйле булган хуҗалык эшенә” күчүен хәбәр итте. “Безнең өчен әлеге өлкә шәһәр хуҗалыгының әһәмиятле тармагы булып тора, биредә әзерлекле кадрлар кирәк”, - диде шәһәр башлыгы. “Без Иршат Минкин белән 15 ел тыгыз хезмәт итттек. Мин аны әзерлекле, зирәк оештыручы буларак беләм. Үземнең эшемдә мин һәрчак аның тәҗрибәсенә һәм белеменә таяндым”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы киләчәктә дә И.Минкин белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәчәкләренә ышанычын белдерде. “Без аерылышмыйбыз. Иршат Минкинович беркая да китми, - диде Мэр һәм элеккеге беренче вице-мэрның Казан шәһәре Думасының депутатлар корпусында калачагын билгеләп үтте. – Безнең бердәм хезмәтебез яңа сыйфатта дәвам итәчәгенә һич шигем юк”.
Илсур Метшин шәһәр Думасы, Башкарма комитет, шәһәр җитәкчелеге исеменнән үзенең хезмәттәшенә “Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен” билгесен тапшырды.
Иршат Минкин шәһәр җитәкчелеге адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Депутатлар Иршат Минкинның вазифасыннан азат ителүен кабул иттеләр.
Илсур Метшин искәртеп узганча, Казан муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә шәһәр Мэры үзенең урынбасарларына кандидатураларны сайлау буенча тәкъдимнәр кертү хокукына ия. “Урынбасарлар сессиядә ачык тавыш бирү юлы белән сайланыла”, - диде шәһәр башлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасарына кандидатура буларак Прокопьев Оскар Валерьевичны карауны йөкләде.
Депутатлар Мэрның карарын хупладылар. Шәһәр башлыгы Оскар Прокопьевны сайлануы белән тәбрикләде һәм эшендә уңышлар теләде.