Шәһәр җәмәгатьчелегенең Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында үзләрен бик яхшы яктан күрсәткәннәрне бүләкләү тантанасын Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). Бүген мәркәзебез Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXV сессия эше алдыннан республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырдылар. Шәһәр җәмәгатьчелегенең Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында үзләрен бик яхшы яктан күрсәткәннәрне бүләкләү тантанасын Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
“Сезнең ярдәм белән без бөтен Студентлар уеннары тарихында иң онытылмаслык һәм масштаблы Универсиаданы үткәреп җибәрдек. Безнең өчен бу – зур мәртәбә”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин бүләкләнүчеләргә. – Һәр җиңүнең үз каһарманнары бар, әмма, кызганычка каршы, башкарган эшләре өчен халык алдында рәхмәт әйтүгә лаеклы халык бу залга сыя алмады. Без Универсиаданың төрле номинацияләрендә җиңүче булган төрле өлкә вәкилләрен чакырдык”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
ТР Президентының Указы белән Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында транспорт белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен “Мактаулы хезмәте өчен” медале белән “ПАТП-2” МУП директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Альберт Мөхәммәтшин һәм “ПАТП-4” МУП директоры Наил Садриев бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, Студентлар уеннарын үткәрү чорында Казанның транспорт предприятиеләре тарафыннан 3,5 миллион пассажир йөртелгән, 800 мең билет сатылган.
Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүдә актив катнашканы өчен “ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме белән шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева бүләкләнде. Илсур Метшин билгеләп узганча, Айгөл Алмас кызына әлеге бүләкне тапшыру аркылы барлык мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. “Универсиаданың казанышлары шактый, әмма безне шунысы аеруча сөендерә: ачылу һәм ябылу тантаналары, барлык массакүләм чаралар 100%-ка илебез продукты булып тора һәм җирле иҗат коллективлары көче белән оештырылган”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Финанс-икътисад эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле эше өчен “ТР Атказанган икътисадчысы” мактаулы исеме Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гариповка тапшырылды.
Музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм иҗади эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен “ТР Атказанган артисты” мактаулы исеме опера җырчысы Аида Гарифуллинага тапшырылды. Илсур Метшин Казанның шәһәребез һәм республикабызны таныткан үз йолдызларыбыз барлыгын ассызыклады. “Сез безне илебездән читтә дә танытасыз, сезгә зур өметләр баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин опера җырчысына.
Күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен “ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеме София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры Ләлә Гарифуллинага тапшырылды. “Бер үк көнне әниле-кызлы бүләкләнгән уникаль очрак. Аларның һәрберсенең, һичшиксез, мәдәният һәм сәнгатьтә үз казанышлары”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Законлылык һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен күпьеллык намуслы хезмәте өчен “ТР Атказанган юристы” исеме белән Казанның Сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев бүләкләнде.
Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында халыкка хезмәт күрсәтүне югары культура белән тәэмин ителешенә керткән өлеше өчен “ТР Атказанган икътисадчысы” исеме “Бәхетле-1” ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Римма Мөхәмәдшинага бирелде. Шуны әйтергә кирәк, Уеннар вакытында 465 мең катнашучы һәм кунак ашатылган, моны исә кечкенә шәһәр халкы саны белән чагыштырырга була. “Пешекчеләребез һәм кондитерларыбыз көче белән без программаны шелтәләрсез башкарып чыктык, моннан тыш, проектның беренчел бәясеннән 1 млрд сум экономияли алдык”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Казан шәһәре Мэрының боерыклары белән шәһәрне үстерүгә керткән шактый зур өлеше һәм Универсиадада актив катнашканы өчен “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең баш белгече Ләйсән Сәмигуллина һәм ПАТП-4 слесаре Харис Хөснетдинов бүләкләнде.
Казан шәһәренең Мактаулы грамоталары белән шәһәр башлыгы ПАТП-2 автобус йөртүчесе Фердинат Әскәров, Казан Башкарма комитеты карамагындагы хуҗалык хезмәте күрсәтү предприятиесе ашханәсенең директоры Фирдәвес Әхмәтвәлиева, “Благоустройство-Ландшафт” ҖЧҖ яшелләндерүчесе Рамил Галиев, “Метроэлектротранс” МУП троллейбус йөртүчесе Рәдинә Гатауллина һәм ПАТП-4 автобус йөртүчесе Рамил Закиров бүләкләнде.
Казан шәһәренең Мактаулы грамоталары белән шулай ук ПАТП-2 автобус йөртүчесе Александр Захарченко, 4-нче номерлы “Студенческая” шәһәр поликлиникасының баш табибы Айрат Зыятдинов, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты директоры Валентина Иванова, “Горводзеленхоз” МУП трест эшчесе Галия Идрисова, “Пассажирлар йөртүне оештыру” МУП өлкән диспетчеры Галина Крылова, Идел буе районының балалар сәнгать мәктәбе директоры Роза Макарова һәм “Ремонтсервис АДС”ҖЧҖ генераль директоры Александр Назаров бүләкләнде.
Казан шәһәре Мэрының Рәхмәтенә ТКХ комитетының баш белгече Надежда Ефимова, Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе карамагындагы Эзләү-коткару отрядының (ПСО) беренче класс коткаручысы Сергей Иванов, Балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директоры Дамир Каюмов ия булды. “2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты җыелма командасына безнең мәктәп вәкилләре дә керер дип ышанабыз”, - дип өметен белдерде И.Метшин, футбол буенча Балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе директорына мөрәҗәгать итеп.
Бүләкләү тантанасы ахырында Татарстан мәркәзе башлыгы һәммәсен лаеклы бүләкләре белән тәбрикләде. “Сезнең хөрмәткә дәвамлы һәм бик көчле алкышлар яңгырый, чөнки һәрберегезнең башкарга эше дә бик мөһим иде. Рәхмәт сезгә”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.