(KZN.RU, 15-нче октябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Коләхмәтов һәм Серов урамнары киселешендә урнашкан “Ярдәм” мәчете янында чыршылар утыртуда катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе һәм шәһәр башлыгы Корбан гаетенең бәйрәм намазында да катнаштылар һәм мәчет каршындагы күзләре начар күрүчеләр өчен төзелгән уку-реабилитация үзәгендә булдылар.
Билгеләп үтәбез, ТР башкаласында “Яшел рекорд” проекты узган елның көзендә старт алды һәм утыртылган агачлар саны буенча соңгы елда алыштыргысыз урын алуын күрсәтте. Проект кысаларында 48 мең агач һәм 20 мең куак утыртылды. Гомуми планда караганда, агач утыртулар 1224 мәйданчыкта барды, шул исәптән 829 ишегалды яшелләндерелде, бу исә шәһәрдәге һәр дүртенче йорт яны дигән сүз. Бу елгы язда, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанда 10 мең агач утыртылды. Утыртылган агач һәм куакларның тернәкләнеп китүе 95%-ны тәшкил итте.
Бу көздә шәһәрне яңа утыртылган 40 мең яңа агач бизәячәк. Узган елгы тәҗрибәне исәпкә алсак, бу сезонда ябалдашлы агачларга өстенлек биреләчәк: карама, юкә, приамидалы тирәк. Әлеге агачлар үзәк урамнар янында барлыкка киләчәк. Ишегалды территорияләрендә, сквер һәм паркларда ылыслы агачлар утыртылачак. Ишегалды территорияләрендә - барлыгы 9 мең яңа агач, ә үзәк урамнарның яннарында – 13 мең агач, парк һәм скверларда 2 мең агая барлыкка киләчәк.
Фоторепортаж