Депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алыша.
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). Ратушада Казан шәһәре Думасының XXV сессиясе башланып китте. 50 депутатттан 43 кеше катнаша. Карар кабул итәр өчен кворум бар. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып бара.
Депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Юл эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар булдыру һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында;
Муниципаль архив эшчәнлеге турында;
“Казан шәһәре округы территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклау, куллану һәм популярлаштыру” карарын тормышка ашыру барышы турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль мәгарифенең 2013 ел һәм планлы 2014 һәм 2015 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милеген 2011 елга һәм 2013 елга кадәр перспективасын хосусыйлаштыру планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре шәһәр төзү регламентлары карталары зонасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи оклад күләмнәрен, ай саен һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны тормышка ашыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан территориясендәге үз белдекләре белән куелган һәм (яисә) законсыз рәвештә урнаштырылган күчемле милек объектларын табу һәм демонтажлау тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Төрлесеннән.