(KZN.RU, 14-нче октябрь). Казан җитәкчелеге, тиешле министрлыклар, укытучылар һәм әти-әниләрнең бурычы – яшьләрне наркотиклар кулланудан саклап калу. Моның өчен көндәлек профилактик эшләр алып бару мөһим. Әлеге фикерне бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин әйтте. “Балаларны кулдан ычкындырмау мөһим – яшүсмер вакытта аларда наркотик кулланырга юл куймаслык, ныклы иммунитет барлыкка килергә тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шушы көннәрдә Казанда республикакүләм наркотикларга каршы айлык тәмамлана. Шәһәрдәге агымдагы наркологик хәлләр һәм профилактик чаралар хакында Башкарма комитет рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева җиткерде. Аның сүзләренчә, 2011-2015 елларга халыкның наркотизацияләнүе профилактикасы буенча Шәһәрнең максатлы программасы агымдагы елда тулысынча финансланган (3,5 млн.сум), бу исә чараларны үз вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирә.
Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, профилактик эшләрнең төп бурычы булып наркотизациянең иртә профилактикасын һәм сәламәт яшәү рәвешен формалашатыручы бердәй дәүләт системасын булдыру тора. Казанда укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр белән эшләр 8 профилактик программа кысаларында алып барыла. Ул шәһәрнең 72% мәктәп укучысын, шулай ук “Карадан тыш бөтен төсләр дә”, “Сәламәтлек”, “Яшәү юлы” федераль һәм республика проектларын үз эченә ала. Районнардагы волонтерлар акцияләре һәм “Мөстәкыйль балалар” республика проекты аерым игътибарга лаек. Наркотикларга каршы лекцияләр һәм семинарлар, профилактик акцияләрне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү йортлары администрацияләре белән берлектә даими рәвештә үткәреп тора.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, наркотикларга булган бәйлелекнең иң куәтле профиклактик чарасы булып физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү тора. Казанда, шул исәптән “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында да, балалар һәм яшьләр өчен сәламәтләндерү программалары гамәлгә ашырыла: җәйге сәламәтләндерү программасы, яшәү урыны буенча спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, төрле күмәк ярышлар үткәрү. Хәзерге вакытта 19 меңнән артык яшь казанлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре системасында спортның 37 төре белән шөгыльләнә. Ай саен 30 меңнән артык казанлы якшәмбе саен бушлай 2013 елгы Универсиада объектларына йөри.
Наркотизация профилактикасы буенча аерым эшләр “Яшүсмер” берләшмәсенең 66 клубы тарафыннан үткәрелә. Яшүсмерләр клубларында 143 түгәрәк һәм 172 секциягә 15,7 мең бала, шул исәптән авыр гаиләләрдәге балалар, күзәтчелексез һәм “куркынычлык төркеме” балалары йөри. Яшьләр тирәлегендә тәмәке, алкоголь, наркотик бәйлелекләр, ВИЧ/СПИД профилактикасы буенча социаль мәгънәле проектларны “Выбор” һәм “Роза ветров” социаль үзәкләре уздыра.
Ләйлә Фазлыева “Ышаныч” үзәге балалары белән үткәрелгән урам социаль эшләре хакында сөйләде. Аның кысаларында психологик һәм юридик консультацияләүләр, коррекция шөгыльләре һәм тренинглар оештырыла, “ышаныч телефоны” хезмәте эшли. 2013 елда әлеге эш өчен Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондыннан (Мәскәү) акчалар бүлеп бирелгән. 9 ай эчендә “куркынычлык төркеме”ндәге 88 балиг булмаган бала һәм 200-дән артык шартлы рәвештә яхшы балалар һәм яшүсмерләр ачыкланган. 2013 елда Мәүләтов урамындагы Хәрби хезмәткә алынганчы әзерлек үзәгендә балалар өчен көндезге бүлекләр һәм Әмирхан урамында өстәмә филиал ачу планлаштырыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивлаштыру һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән профилактик эшләр хакында сөйләде. Мондый эшләр 8 сәламәтлек үзәгендә, шулай ук 3 шәһәр поликлиникасы базасында барлыкка килгән яшьләр белән дустанә булган клиникаларда алып барыла. Аерым мәгълүматлаштыру эшләре хатын-кызлар консультацияләре каршындагы “Әниләр мәктәбе” һәм “Әтиләр мәктәбе”ндә уздырыла.
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, “Наркотикларсыз клуб тормышы” проекты аерым игътибарга лаек. Әлеге проектта шәһәрнең 20 төнге күңел ачу оешмасы катнаша. Ул әти-әниләрнең иньекциясез типтагы психоактив матдәләр турында начар хәбәрдар булуы нәтиҗәсендә, ата-аналар җыелышлары ТР Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль идарә вәкилләре катнашында узачак, дип өстәде.
“Уздырылган барлык чаралар анализы профилактик эшләрнең формасы берникадәр стереотиплы икәнлеген күрсәтте, шуңа күрә ел ахырына кадәр аларны яңадан карау төп бурыч булып тора. Наркотикларга каршы юнәлдерелгән чараларда халыкның катнашу дәрәҗәсе түбән булуы ассызыклана, моны наркотикларга каршы узган айлык та дәлилләп тора”, - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.
Илсур Метшин социологлар тикшеренүләре белән риза булуын, яшүсмерләрнең наркомания юлына мөстәкыйль рәвештә тормыш итү мөмкинлеге булмау сәбәпле басуын ассызыклап үтте. “Зур инфракструктурага ия булган Казанда яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бар. Билгеле булганча, наркоманиянең иң яхшы профилактикасы булып сәламәт яшәү рәвеше тора. Без әлеге юнәлештә күп эшләргә тырышабыз, моңа, шул исәптән “Сәламәтлек бишьеллыгы” проекты буенча да, физкультура һәм күмәк спорт шөгыльләрен оештыру керә. Икенче юнәлеш - балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше”, - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.